Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе спорт Кубогының финалы бара.
Әлмәттә, Байлар Сабасында, Түбән Камада һәм Казанда йөзү, өстәл теннисы, нарда һәм кул көрәше буенча ярышлар булды. Ярышлар беренче мәртәбә «Ватан сакчылары» фонды инициативасы буенча, Татарстан Спорт һәм туризм министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.
– Безнең хәрбиләр шактый җитди җәрәхәтләр алып кайта. Иң беренче чиратта аларга тернәкләнү узу һәм эшкә урнашу мәсьәләләрендә ярдәм кирәк. Әмма бу процесс бик гади түгел, – ди «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина Удачина.
Раис Кубогының ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына бүген уза. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез