3-15 мартта Казан Ратушасына 12 илдән 180 кеше җыелды. Очрашуның сәбәбе – илдәге кар барсларын өйрәнү һәм саклауны көчәйтү, бергә җыелып тәҗрибә уртаклашу һәм фикерләр алышу иде. Сер түгел, илдә кар барсы санаулы гына. Хәзерге вакытта дөньяда 87 барс бар. Алар “Кызыл Китап”ка да кертелгән.
Конференция барышында кар барслары турында Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан галимнәре бик күп мәгълүмат сөйләде. Ике көн дәвамында конференциядә пленар утырыш, 2 стратегик сессия, 4 эш сессиясе узды. Чара йомгаклары буенча катнашучылар дөньяда кар барсын саклау буенча Казан резолюциясе кабул иттеләр.
– Ирбис ареалының барлык 12 иленнән экспертларның очрашуы планетада кар барсын ничек саклауларын күз алларга мөмкинлек бирде. Безнең хезмәттәшлек турындагы килешүләр һәм эш планнары – дөньяда сирәк очрый торган ерткычны саклауны яхшырту мөмкинлеге. Халыкара белгечләргә бу мөмкинлекне биргән илнең нәкъ менә Россия булуына мин бик шат. Карарлар кабул итүче кешеләрне, бизнес һәм җәмгыятьне берләштереп кенә без кар барсларына яшәү һәм үрчү мөмкинлеге бирә алабыз, – диде “Ирбис”Төбәкара ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Узденов.
“Ирбис” кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге” төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова исә мондый очрашу кирәк иде, ди.
– Кар барсы буенча белгечләр чит ил хезмәттәшләр белән турыдан-туры аралашты. Бу чара тәҗрибә уртаклашырга, яңа танышулар булдырырга, үзара хезмәттәшлек офыкларын киңәйтергә, стажировкалар турында килешергә мөмкинлек бирде, – диде ул.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
– Безнең өчен мөһим чарада – конференциядә катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Бу төрле илләрнең экспертларын, галимнәрен һәм Дәүләт органнарын берләштерү, кар барсын саклау буенча белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мәйданчык. Безне илебездә кар барсының киләчәге борчый. Әйе, бүген хәлне үзгәртергә мөмкинлек бирә торган адымнар ясала. Һәм без Шанхай оешмасы дәрәҗәсендә әлеге хайванны саклап калу программасын гамәлгә ашыру буенча буенча хезмәттәшлектә ярдәм итүегез өчен рәхмәтле булыр идек», – диде ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШХО) генераль сәркатибе урынбасары Джанеш Кейн белән очрашуда.
Исегезгә төшерәбез, “Дөньяда кар барсларын өйрәнү һәм саклау” конференциясе “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәм белән уздырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез