Газетага язылу

Казанда Хатыйп Миңнегулов исемендәге II Халыкара конференция узды

Казанда Хатыйп Миңнегулов исемендәге II Халыкара конференция  узды

Дәрвишләр бистәсенең 11 нче татар гимназиясендә күренекле галим Хатыйп Миңнегулов исемендәге фәнни-гамәли концеренция узды. 2018 елдан бирле үткәрелеп килүче бу чара баштарак гимназия кысаларында, аннарырайон күләмендә, соңрак шәһәр эчендә үтә башлый. Ике ел рәттән конференциядә читилдә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп катнаша.

Әлеге чарада Хатыйп Миңнегуловның иҗатын барлаугына түгел, үзен дә хөрмәтләделәр. Башкача мөмкин дә түгел! 87 яшендә үз аякларында,үз акылында йөгереп йөргән, милләтенә әле дә хезмәттә булган, татарәдәбиятыбызга зур өлеш керткән галим ул.

Конференцияне оештыручылар әйтүенчә, быел алар 350 дән артык эш кабул иткән. Аларның 140ы финалга чыгып, җыентыкка кергән.

– Хатыйп абый белән берлектә шушындый чара уздыра алуыбызга бик шатбыз. Әле тагын күп елларбергәләп эшләргә насыйп булсын, – ди Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Антонова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре