Газетага язылу

Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумын үткәрергә әзерләнәләр

Дөньяның 93 иленнән һәм Россиянең 60 тан артык төбәгеннән катнашучы, 140 тан күбрәк чара һәм 1 айдан азрак вакыт. Татарстан башкаласында XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын үткәрергә әзерләнәләр. Быелгы җыенның үзенчәлекләре турында Мәскәүдә узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумын үткәрергә әзерләнәләр

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина искәрткәнчә, быел форум 12–17 май көннәрендә узачак. 20 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, быелгы форумда дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр. Иң зур делегацияләр Төркия, Индонезия, Малайзия, Әфганстан, Сенегал, Үзбәкстан, Нигерия, Мисыр, Гана, Пакьстан кебек чит илләрдән, Киров, Волгоград, Әстерхан өлкәләре, Карачай-Черкес, Кабарда Балкар республикалары кебек ил төбәкләреннән килер дип көтелә. «Әлегә форумга теркәлү төгәлләнмәде. Шуңа күрә катнашучыларга бәйле тәгаен саннар соңрак билгеле булачак», – диде Талия Миңнуллина.

Аның сүзләренә караганда, форумның эшлекле программасы бик бай булачак. Талия Миңнуллина әйтүенчә, быелгы җыенның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк. Аның кысасында 143 сессия үткәрү каралган. Халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләр, хәләл индустриясе кебек темаларга зур игътибар биреләчәк. Форумның пленар утырышы 15 майда узачак. Ул технологик һәм финанс тәкъдимнәрен берләштерүгә багышланган.

Быелгы форумның үзенчәлеге – «Казан Экспо» мәйданында тәүге тапкыр ике яклы чаралар узачак. «Аерым алганда, Индонезия, Нигерия һәм Мали республикасы белән Хөкүмәтара комиссия утырышлары узачак. Россия–Малайзиянең туризм буенча эшче төркеме утырышы көтелә», – дип сөйләде Талия Миңнуллина. Моннан тыш, чит илләр белән дистәләгән ике яклы конференция билгеләнгән.

– Форум кырында икенче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды узачак. Әмма Казан бу юлы чараны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак оештырачак, – диделәр матбугат очрашуында. Съездда дөньяның егермедән артык ил вәкилләре катнашачак.

Быелгы форумның бизәге – 16 май көнне Казан ипподромында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. «Ислам илләрендә ат чабышына карата кызыксыну зур. Казанда узачак ярышлар эшлекле программадан соң рәхәтләнеп ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек», – диде Талия Миңнуллина.

Узган атна ахырында ил башкаласында халыкара форумга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы да узды. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин әйтүенчә, Якын Көнчыгыштагы озакка сузылган кризислы вазгыять шартларында Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлегенең әһәмияте аеруча арта. «Әлеге күзлектән караганда, KazanForum икътисадый бурычлар кысасына гына сыймый. Ул куркынычсызлыкка, үзара хөрмәткә һәм традицион кыйммәтләргә нигезләнгән көн тәртибен формалаштыру буенча көчләрне җайга салырга ярдәм итә», – диде Россия вице-премьеры.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның эшлекле программасын тулыландыру буенча тәкъдимнәрен җиткергән хезмәттәшләргә, ведомстволарга һәм федераль башкарма хакимият органнарына рәхмәт белдерде. Ул быелгы KazanForum Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысасында узачагына да игътибар итте. Бу уңайдан программага кайбер мөһим һәм кызыклы вакыйгалар, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрлары съезды, мәдәниятләр фестивале, Татарстан Фәннәр академиясе оештырган «түгәрәк өстәл»ләр һәм күргәзмәләр кертелгән. Моннан тыш, ИСЕСКО Генераль ассамблеясы форумы кысаларында (Казанга югары статус бирелгән оешма) Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең милли банклары съездын, халыкара күчемсез мөлкәт күргәзмәсен, әдәпле мода фестивален, чит дәүләтләрнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре очрашуын һәм башка бик күп чараларны оештыру буенча эш алып барыла. «Форум башланырга бер айдан да азрак вакыт кала. Барлык мәсьәләләрне дә мөмкин кадәр оператив хәл итәргә кирәк. Уртак тырышлык белән булачак чара югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылыр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре