Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты җитәкчесе Иван Гущин «Ватаным Татарстан» газетасы журналистына интервью вакытында хәбәр итте. Мергасов йорты мәдәни мирас объекты булып санала. Ул Казанда беренче тапкыр төзелгән конструкцияле һәм дүрт-биш катлы биек йорт. 1928 елда сафка бастырылган. Иван Гущин сүзләренә караганда, бина авария хәлендә, һәм аның тирәсендәге бәхәсләр дә бүгенге хәле катлаулы булу белән бәйле. Анда инженер-техник тикшеренүләр уздырылган, конструкциясе, нигезе, стеналар торышы өйрәнелгән.
«Безнең кулда бәяләмә бар. Бүген бу объект Дәүләт торак фондына тапшырылды. Аны тарихи объект буларак саклап калу өчен, сүтеп яңадан җыю күздә тотыла. Бу эштә авыр техника кулланылмый, һәр кирпече кул белән сүтеләчәк. Һәм төзекләндергәндә дә шул ук кирпечләр файдаланылачак. Ни өчен бинаны яңадан сүтеп җыю турында сүз алып барабыз? Мергасов йортын саклап калуның башка акылга сыешлы юлы юк, монда эш акчада да түгел. Безнең бурыч – аның нигезен ишелмәслек итеп технологик яктан ныгыту», – дип белдерде комитет җитәкчесе.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет җитәкчесе белән тулы әңгәмә «Ватаным Татарстан» газетасының җомга санында дөнья күрәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез