«Форумның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк. Аның кысасында 143 сессия үткәрү каралган. Халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләр, хәләл индустриясе кебек темаларга зур игътибар биреләчәк. Форумның пленар утырышы 15 май көнне узачак. Ул технологик һәм финанс тәкъдимнәрне берләштерүгә багышланган», – диде Талия Миңнуллина.
Быелгы форумның үзенчәлеге – «Казан Экспо» мәйданында тәүге тапкыр икеяклы чаралар узачак. «Аерым алганда, Индонезия, Нигерия һәм Мали республикасы белән Хөкүмәтара комиссия утырышлары узачак. Россия-Малайзиянең туризм буенча эшче төркеме утырышы көтелә», – дип сөйләде Талия Миңнуллина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез