20 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан елгаларында су биеклеге күтәрелү сәбәпле бер күпер һәм ике юл әле дә су астында
Азнакай районының Тымытык авылында Ык елгасы аша салынган күпер әле дә су астында. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ». Казансу (Арча районы, Кәче авылы) һәм Кече Мишә (Теләче районы, Екатериновка авылы) елгалары янындагы таш түшәлмәгән ике юл да шундый ук хәлдә.
-
Яңалыклар
Табиб шикәр чиренең яңа төре турында сөйләде
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Инна Мисникова «Радио1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, начар туклану сәбәпле чыгып, бик озак вакытлар буе үзен сиздермәгән шикәр чиренең яңа төре турында сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Матвиенко никахны өзү тәртибен үзгәртергә кирәклеген белдергән
Россиядә никахны өзү процедурасын үзгәртергә һәм аны кешелеклерәк итәргә кирәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, биредә сүз аерылышуны кырысландыру яки чикләү турында түгел, бәлки никахны өзү процедурасына карата мөнәсәбәтне үзгәртү турында бара, дип яза «Ведомости».
-
Яңалыклар
KazanForum ярдәмендә товар әйләнеше 174 миллиард долларга кадәр арткан
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы ярдәмендә Россиянең ислам дөньясы илләре белән товар әйләнеше 174 миллиард долларга кадәр арткан. Бу хакта Мәскәүдә форумны үткәрүгә бәйле узган матбугат очрашуында Россия Икътисади үсеш министрлыгының икеяклы хезмәттәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәлимат Будунова әйтте.
-
Җәмгыять
Озын хезмәт юлы: «Нефтехим»да зур стратегик сессия узды
«Нефтехим»да «Озын хезмәт юлы» программасын үстерү буенча зур стратегик сессия узды. Ул – СИБУРның төп профессионалларны саклап калу һәм нефтехимиклар буыннары арасында дәвамчылыкны үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең бер өлеше.
-
Яңалыклар
KazanForum кысасында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак
12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты узачак. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
KazanForum ның пленар утырышы 15 майда узачак
12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының пленар утырышы 15 майда узачак. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
Бөек Тукайның 140 еллыгына Татарстанда Милли кино көннәре узачак
23-26 апрель көннәрендә Татарстанда Милли кино көннәре акциясе узачак.«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
-
Яңалыклар
KazanForum да дөньяның 93 иленнән катнашачаклар
12-17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумынында дөньяның 93 иленнән, Россиянең 63 төбәгеннән катнашу теләген белдергәннәр. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
Бишкәктән татар теле укытучысы: «Яшьләр татарчаны Казанга укырга китү өчен өйрәнә»
Бөтендөнья «Туган тел» җыенына төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашып, анда татар телен өйрәтү мөмкинлекләре турында кызыксындык.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советы депутатлары Лисичанск һәм Рубежноега 1,5 тонна гуманитар ярдәм тапшырды
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм комитет рәисе урынбасары Камил Ногаев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды. Сәфәрдә аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков озата йөрде, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Яхшы күрше – чын бәйрәм: Татарстанда «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк
Гармуныңны ерак алып куйма, күрше! Татарстанда узган ел башланган «Күрше» фестивале бу җәйдә дә дәвам итәчәк. Ишегалларында, парк һәм скверларда иң яхшы бәйрәм оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаганнар инде. Финанс ярдәменең гомуми күләме – 40 миллион сум. Быел фестивальне «мирас» төшенчәсе белән дә баетачаклар. Күршеләрне ни көтә?
-
Яңалыклар
Чаллыда эшләүче хирург, донор булып, ике кешенең гомерен саклап калган
Кама балалар медицина үзәге табиб-хирургы Альберт Душко үзе моны һич тә батырлыкка санамый. Сиңа шалтыратып ярдәм сорыйлар икән, ничек риза булмыйсың ди?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Рим Гыйниятуллинның туганнарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
Милли җәмәгатьчелек зур югалту кичерә. Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Советы Рәисе Рим Гыйниятуллин вафат. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул сәбәпле мәрхүмнең якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
Яңалыклар
Илгиз Халиков: «Тукай иҗаты татар җанын, фәлсәфәсен аңларга өйрәтә»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр. Әле хезмәтләр барысы 3 меңнән артык данәдә бастырылган. Аның белән Татарстан Фәннәр академиясенең сайтында бушлай танышырга мөмкин.