Билгеле булганча, Татарстанда 1,6 миллионнан артык абонент «зәңгәр ягулык»тан файдалана. Моңа өстәп, республика газчылары 24 меңгә якын сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесен газ белән тәэмин итә. Газлаштыру күрсәткече – 99 проценттан да күбрәк.
Тармактагы хезмәтләрнең сыйфаты да бер урында гына тормый. Хәзер газ өчен исәпләгеч күрсәткечләрен «Оплата за газ» мобиль кушымтасы аша тапшырырга мөмкин. Кушымтада бар да ачык һәм аңлаешлы. Күрсәткечне язу белән түләргә тиешле сумма да килеп чыга.
– Бүген кушымтадан 660 меңнән артык абонент файдалана. Барлык абонентларның 40 проценттан да күбрәге дигән сүз бу. Тагын да ныграк сөендергәне: 595 мең абонент кәгазь квитанциядән баш тартты. Безгә кәгазьдән котылырга кирәк. Бу – экология мәсьәләсе генә түгел, икътисад һәм уңайлылык та. Кесәңдә барлык исәпләүләр һәм башка күрсәткечләр буенча тулы бер архив саклану күпкә әйбәтрәк бит. Болар барысы да бер телефонга сыя, – диде Руслан Фәтхелисламов.
Аның әйтүенчә, 2026 елның 1 мартыннан Газлаштыруның бердәм операторы (Единый оператор газификации) порталында газ белән тәэмин итүгә һәм газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә бәйле килешүләрне өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы аша төзү мөмкинлеге булдырылды. Шулай итеп, оешма үз абонентларының цифрлы мөмкинлекләрен киңәйткән. Әлеге хезмәт, гариза тапшырудан алып аны тикшерү барышын күзәтеп торуга кадәр, барысын да интернет аша башкару мөмкинлеге бирә. Моның өчен шәхси кабинетка кирәкле документларны кертеп, аларның статусын күзәтеп торасы гына кала.
«Газпром трансгаз Казан»ның «Макс» мессенджерында чат-бот та булдырылган. Мобиль кушымтада кире элемтә хезмәте эшли. Биредә абонентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар. «Тиз арада җавап бирергә тырышабыз. Сорауны эшкәртү өстәмә вакыт таләп иткән очракта да беркемне дә җавапсыз калдырмыйбыз», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Генераль директор урынбасары искәрткәнчә, тармакны цифрлаштыру белән беррәттән, халыкка урында хезмәт күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә. «Татарстанлылар Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге хезмәтләреннән дә бик теләп файдалана. Кешеләргә тере аралашу кирәк, бигрәк тә өлкән буынга. Татарстанда бүген 11 Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге эшли. Алар 623 мең абонентка хезмәт күрсәтә. Алга таба Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда өстәмә үзәкләр ачарга җыенабыз», – диде Руслан Фәтхелисламов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез