Дарья Кормильцева әлеге уку йортының 4 курсында укый. Шушы көннәрдә ул "Студентлар стартапы" Бөтенсоюз конкурсында җиңү яулаган һәм бер миллион сумлык грант откан.
Аның кытай телен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп өйрәнүгә юнәлтелгән проекты берничә сайлап алу турын уңышлы үткән. Дарья төрле бизнес вәкилләре, университет, фәнни оешмалар галимнәреннән торган эксперт-жюри алдында ойлайн формада проектын уңышлы яклаган да. Җиңү өчен аңа шактый нык тырышырга, берсеннән-берсе көчле көндәшләреннән өстен булуын расларга туры килгән.
Әлеге грант Дарьяга үзенең проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез