Киләсе елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында 2026 елга һәм 2027-2028 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

2026 елга тупланма бюджетның керемнәре – 604,8 миллиард сум, чыгымнары – 618,6 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы – 13,8 миллиард сум.

“2026 елда табышка салым – 130 миллиард сум, физик затлар кеременә салым – 236 миллиард сум (республика бюджетына – 165 миллиард сум) күләмендә керәчәк. Әлеге салым тупланма бюджетның төп керем чыганагы булып тора, фаразда аның чагыштырма күләме – 42 процент”, – диде министр.

Төп саннардан: республиканың тупланма бюджетына акцизлар – 51 миллард сум, республика бюджетына – 49 миллиард сум, оешмалар милкенә салым – 45 миллиард сум, җир салымы – 10 миллиард сум, транспорт салымы – 8 миллиард сум, гомуми керемгә салым – 38 миллиард сум, физик затлар милкенә салым – 4,2 миллиард сум, берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре – 38 миллиард сум, республика бюджетына –31 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге икътисадый вәзгыять предприятиеләр, министрлыклар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре тарафыннан финанс тотрыклылыкка бәйле куркынычларны даими игътибар үзәгендә тотуны һәм кирәге чыккан очракта тиешле чаралар күрүне таләп итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре