29 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Республика халкы ел башыннан 5 меңнән артык экологик шикаять язган
Татарстанда яшәүчеләр ел башыннан бирле Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә барлыгы 5235 шикаять юллаган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының унбишенче утырышында катнашты. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
-
Яңалыклар
Татарстанга турист буларак килүчеләр саны арткан
Росстат мәгълүматлары буенча, быел сигез айда Татарстанда 3,2 миллионнан артык турист булып киткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 18 процентка зуррак сан бу.
-
Авыл
Ирле-хатынлы мал табиблары: «Авыл халкы эт-мәчесе авырса да килә»
Сыерларга УЗИ да уздыра, кирәк икән, системасын да куя алар. Авыл халкының хәтта эт-мәчеләренә кадәр дәвалыйлар. Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшәүче Гөлшат һәм Рөстәм Мотыйгуллиннар авылда – кирәкле кешеләр. Без алар белән авылның ветеринария участогында очраштык.
-
Яңалыклар
Равил Сабыр «Абага алмасы ачы була» китабын презентацияләде
Татмедиа әдәби кафесында Равил Сабыр «Абага алмасы ачы була» китабы презентациясе узды.
-
Интервью
Марат Исмәгыйлев: «Үстерәбез, ә җиңүләре безгә булмый»
Көрәшәләр, йөгерәләр, йөзәләр... Чаңгы шуарга юллары, туп тибәргә футбол кыры бар хәзер. Бүген районда Боз сарае төзелеп килә. Балтач спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев белән авыл җирендәге мөмкинлекләр, чемпионнар тәрбияләү, ГТО турында сөйләштек.
-
Яңалыклар
«Безнең йорт – Татарстан» фестивале берләштерә
4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көнне республика күләмендә зур чаралар узачак. Шуларның берсе Казанда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә.
-
Яңалыклар
Татарстанда ноябрь башында кар ява башлаячагы турында кисәттеләр
Татарстанда ноябрьнең беренче декадасында кар ява башлаячак. «МЕТЕО» фараз үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Дәүләт Советында фотокүргәзмә ачылды
Татарстан Дәүләт Советы фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Украина боевикларының тыныч халыкка карата массакүләм һөҗүмнәренең авыр нәтиҗәләрен чагылдырган фотоматериаллар тәкъдим ителгән, кайгы һәм авырту кичергән, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнгән.
-
Яңалыклар
Республикада елына күпме кешенең ашказанында яман шеш авыруы ачыклануын әйткәннәр
Татарстанда һәр ел саен 1 меңгә якын кешенең ашказанында яман шеш табыла.
-
Яңалыклар
«Дару түгел»: табиб кефир турындагы хәтәр уйдырманы аңлатып үткән
Сырхауларның күбесе кефирга зур өметләр баглый. Әмма дару түгел, бәлки гадәти әче сөт ризыгы гына бу. Өстәвенә сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин әле. Гастроэнтеролог Диләрә Лебедева үзенең телеграм-каналында шулай дип белдергән, дип яза «Российская газета».
-
Мәдәният
Хыял артыннан: яңа бина, яңа сәхнә, яңа баш режиссер яңа тамашачы көтә
Яңа йортка күч тә, тиз арада туй да уздыр. 92 нче сезонын башлаган Тинчурин театры белән дә шулайрак булды. Элеккеге биналары белән саубуллашып, Татарстан урамындагы 1 нче йортка күчүгә, тамашачыга Резеда Гобәева әсәре буенча куелган «Хыял артыннан» мюзиклының премьерасын тәкъдим иттеләр.
-
Яңалыклар
Агымдагы ел республика бюджетына үзгәрешләр керттеләр
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында депутатлар республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов тәкъдим иткән 2025 елга һәм 2026-2027 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проектына үзгәрешләр кертүне хуплады.
-
Язмыш
Инвалид арбасына калган Ләйсән: « Әле дә ярый, ирем ташламый»
Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Ләйсән Фәйзуллина турында моннан берничә ел элек язган идек. Ул чакта социаль челтәрләрдә кечкенә малайның әнисенә ярдәм итүләрен сорап елап торган видеосы күңел кылларын тибрәтте.
-
Яңалыклар
«Зур этнографик диктант» акциясендә катнашыгыз!
1-8 ноябрь көннәрендә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» акциясе узачак. Ул быел унынчы тапкыр оештырыла. Онлайн һәм офлайн форматларда катнашырга мөмкин.