Ирле-хатынлы мал табиблары: «Авыл халкы эт-мәчесе авырса да килә»

Сыерларга УЗИ да уздыра, кирәк икән, системасын да куя алар. Авыл халкының хәтта эт-мәчеләренә кадәр дәвалыйлар. Аксубай районының Иске Ибрай авылында яшәүче Гөлшат һәм Рөстәм Мотыйгуллиннар авылда – кирәкле кешеләр. Без алар белән авылның ветеринария участогында очраштык.

Ирле-хатынлы мал табиблары: «Авыл халкы эт-мәчесе авырса да килә»
Илдар Мөхәммәтҗанов

Рөстәмнең тәҗрибәсе 25 ел булса, ә Гөлшатныкы җиде елдан артык. Моннан тугыз ел элек ачылган әлеге ветеринария пункты Иске һәм Яңа Ибрай авылларына хезмәт күрсәтә. Бу инде шәхси хуҗалыклардагы 700 баш эре мөгезле терлек, 150 баш кәҗә һәм сарык дигән сүз. Моннан тыш, өч крестьян-фермер хуҗалыгы һәм сөт комплексындагы 3 мең баш терлек тә бар бит әле. Авыл халкы терлек асрап гомер итә, кыскасы. Өч көтү чыга.

– Мондый пункт булу авыл халкы өчен бик уңайлы. Сыер бозаулый алмыйча интеккән яки бозаулагач, тора алмаган чаклар була. Рөстәмгә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратсаң да, килеп җитә. Кирәк икән системасын да куя. Күпме терлекләрнең гомерен саклап калды ул, – ди Иске Ибрай авылында яшәүче Нәфисә Шәрифуллина.

Рөстәм ветеринария академиясендә укыган чакта ук авыл фермасына практика үтәргә кайткалаган. Укып бетергәч тә, шул колхозга мал табибы булып эшкә урнашкан. Балык Бистәсе кызы Гөлшат белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. Тормыш иптәше башта мәктәптә балалар укыткан. Хәзер инде ул – мал фельдшеры. Өстәмә белем алып, иренә булыша. Язу-сызу эшләре өчен дә җавап бирә. Икесе дә авылда калуларына үкенмиләр. Хезмәт хакларыннан канәгать. Яшәр өчен барлык шартлар да бар, диләр.

– Безнең эштә иң мөһиме – авылны һәм малларны ярату. Шул очракта җан ияләренең телен дә яхшы аңлыйсың. Уку йортында алган белемнәргә таянабыз. Туплаган тәҗрибә дә булыша, – ди 49 яшьлек Рөстәм. – Терлекнең төрлесен карыйбыз. Эшкә кайткан еллар белән чагыштырганда, авылда мал-туарга караш үзгәрә. Берәү дә төрле тикшеренүләргә, бирка тагуларга һәм башкасына каршы төшми. Безнең якларда йогышлы чирләрнең чыкканы юк, шөкер. Вакцина ясыйбыз, кан алабыз. Сыерларны ясалма орлыкландыру, тоякларын чистарту да – эшебезнең бер өлеше.

Сүзгә Гөлшат кушылып: «Хәзер авыл кешесе дә заманча. Эт-мәчеләренә кадәр дәваларга алып киләләр. Кайсының эче, кайсының күзе авырта дигәндәй. Ә менә операция кирәк булса, районга җибәрәбез», – ди.

Сыерлар арасында күбрәк мастит һәм бозаулаганнан соң аяклана алмау очраклары күзәтелә икән. Рөстәм моны хәзерге сыерларның сөтлерәк, ә яңа туган бозауларның эрерәк булуы белән аңлатты. Аксау, күзләренә ак төшүләр дә аз түгел. Кыскасы, маллар да чирсез тормый.

Әлегә сыерлар көтүдә. Тиздән алар абзарларына кайтыр. Мал табиблары көзен нинди эшләр белән мәшгуль? Мал-туар асраучылар өчен киңәшен дә сорадык.

– Көтүдә кигәвен, чебеннәр малларның тәненә йомыркасын салып калдыра. Кыш буе терлекләрне борчып чыга ул. Без тиреләрен препаратлар белән эшкәртәбез. Лейкоз, бруцеллез авыруларын тикшерү өчен кан алдык. Туберкулезга каршы тикшерүләр үткәрәбез. Түләмәгә каршы вакцина ясыйбыз, – ди Рөстәм. – Гадәттә авыл халкы яшь терлекләрне көзен сатып алырга тырыша. Эчтән кортлар ашамасын өчен ивермек, эпримек кебек дарулар, витаминнар кадатырга киңәш итәм. Абзарларга бер кат дезинфекция ясау да әйбәт.

Терлек асраучылар арасында мал-туарларын төрле үләннәр белән дәвалаучылар да очрый. Рөстәмнең халык медицинасына карата фикере нинди икән?

– Үләннәр куллануга мин каршы түгел. Антибиотик бер яктан файдалы булса, икенче яктан зыянлы бит ул. Әйтик, яшь бозауның эче киткәндә, имән кайрысы, мәтрүшкә төнәтмәләре эчерергә була. Бозаулаганнан соң шикәрле су бирегез. Бозауны ялаттыру да кирәк. Кайберәүләр аны икенче җиргә ябып куя, – ди белгеч.

Мотыйгуллиннар мал-туарларны дәваларга да, төрле конкурсларда катнашырга да өлгерә. 2024 елда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе оештырган республика бәйгесендә җиңү яулаганнар. 2019 елда уллары Булат «Әтием – мал табибы» темасына инша язып, беренче урынны алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре