Беренчедән, безне кечкенәдән кешенең кыйммәте ул ирешкән уңышларга тиң дип тәрбиялиләр. «Бишле» алдыңмы? Булдыргансың!» «Ә нигә беренче урын түгел?» «Нәрсә, эшең беттеме әллә?» Моның ише сүзләр хәтеребезгә уелып кала. Шул рәвешле тик утыру, ял итү ниндидер оят гамәлгә әйләнеп кала. Җитмәсә, хезмәт сөю бездә бик хөрмәт ителә. Менә шундый җәмгыятьтә ничек үзеңә бераз ялкауланырга рөхсәт итәсең ди инде?!
Ә бит ял ул – нәрсәгәдер ирешкән өчен бирелә торган бүләк түгел, ә тормышның алыштыргысыз өлеше.
Ялга карашны үзгәртергә кирәк. Ул эшнең нәтиҗәлелегенә начар тәэсир итми, киресенчә, аның бер зур өлеше булып тора. Музыкадагы паузалар кебек: алар булмаса, көй гап-гади тавышка гына әйләнер иде.
Әгәр үзегезне тынычлап ял итә белми дип саныйсыз икән, түбәндәге техникалар сезнең өчен:
– «Биш минут тынлык». Телефоныгызда 5 минутка таймер куегыз, җайлап утырыгыз, күзләрегезне йомыгыз һәм сулагыз. Юк, бу медитация түгел. Сезгә бары тик менә шушы мизгелдә генә булырга кирәк. Эш турында уйлый башлыйсыз икән, онытмагыз – биш минут эчендә берни дә үзгәрми. Бу техниканы көн дәвамында берничә мәртәбә эшләргә дә мөмкин.
– «15 минут ялкаулык». Көнегезнең 15 минутын ялкаулануга багышлагыз. Бер генә дә файдасы булмаган берәр нәрсә эшләргә дә мөмкин. Болыт саныйсызмы, рәсем ясыйсызмы – мөһим түгел. Әмма бераз тынычланып, эш турындагы уйлардан арынырга ярдәм итәчәк бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез