Телне, гореф-гадәтләрне саклауга бары тик әти-әниләр ярдәме белән генә ирешеп була. Автономия исә кулдан килгәннең барысын да эшли. Әле бер чара үткәрәләр, әле икенче бәйрәм уздыралар. Максатлары – яшьләргә гореф-гадәтләрне тапшыру, оныттырмау.
Күптән түгел Менделеевскида «Традицияләрне сакла» фестивале узды. Бу чара Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
– Татарстанда туган телләрне саклау буенча зур эш башкарыла. Дәүләттән һәрвакыт ярдәм тоябыз. Без аларга бик рәхмәтле, – ди Наталья Кукушкина. – Телне сакларга кирәк. Безнең милләттә дә – шул ук проблема. Сөйләшү белән берәттән гореф-гадәтләрне, йолаларны, милли ризыкларны да онытмасак иде. Алар бер-берләрен тулыландырып тора. Бер генә юнәлеш белән ерак китеп булмый.
Наталья ханым әйтүенчә, милләт бетмәсен, яшәсен өчен, яшьләр белән дуслашырга кирәк. Милли чаралар уздыруның ярдәме зур, алар үзләре дә сизмәстән тартыла икән. Милли киемнәр дә табып кияләр, туган телдә дә аралаша башлыйлар, ди.
– Республикада 15 666 мари яши. Безнең автономиянең җирлекләрдә эшләп килә торган 13 оешмасы бар. Без гел элемтәдә торабыз. Бер-беребезне ташламыйбыз. Районнардан нинди генә гозер белән чыксалар да, кулдан килгәнчә булышабыз, – ди ул.
Автономия җитәкчесе балаларның ана телендә сөйләшмәүләренә борчыла. «Өйдә аралашсалар да, урамга чыгуга оныталар», – ди. Наталья Кукушкина әйтүенчә, авыл җирләрендә тел дә саклана, милли бәйрәмнәр дә уза, йолалар да яши.
Телне ничек яраттырып була? Әлеге сорауны Арча районының Шурабаш мәктәбендә күп еллар балаларга мари телен укытучы Олеся Антиповага бирдек.
– Мәктәптә генә өйрәтеп бетереп булмый, өйдә дә тырышу кирәк. Бер агач – табигатьне, бер кеше милләтне ясамый, дигән сүз бар. Синең өчен берәү дә сөйләшеп йөрми инде. Үз туган телеңне үзең сакларга кирәк. Яшермим, мари телендә сөйләшергә атлыгып торучы бала юк. Хәзер аларга телефон хуҗа. Аралашу да русча гына. Әти-әниләр дә өйдә марича сөйләшми. Балаларыбыз белми бит, диләр. Аны без генә өйрәтеп бетерә алмыйбыз. Нигә бала җаена торабыз соң? Ныклап тотыныйк, – ди Олеся. – Телне саклар өчен, марича җырлар өйрәнү дә комачау итмәс иде. Ни генә дисәләр дә, җыр аша тел саклана әле ул. Җырлаганда исә гореф-гадәтләр онытылмый. Милли киемнәр киелә.
Олеся – җыр-моңга гашыйк кеше. Авылларда эшли торган «Шишор» ансамбле җитәкчесе дә әле ул.
– Балаларны кечкенәдән үзебезнең арттан ияртәбез. Алар өчен «Спутник» ансамбле оештырдык. Кечкенәләр анда бик теләп йөри. Шулай итеп телне дә онытырга ирек бирмибез, – ди Олеся. – Милләтне яратырга, балада аңа карата мәхәббәт уятырга кирәк. Үзеңнең гореф-гадәтләреңне син сакламасаң, балаңа өйрәтмәсәң, яшәүнең мәгънәсе югала түгелме?
Шурабашта яшәүчеләр дә Семык бәйрәмен көтеп алалар. Шулай ук бөтен авыл белән Яңа елдан соң үткәрелә торган Шорыкйол бәйрәмен дә бик яраталар икән.
– Бу бәйрәмдә өйдән-өйгә йөрибез. Аннары халык авыл клубына җыела. Төрле битлекләр киеп, уеннар уйныйбыз. Бик күңелле уза ул, – ди Олеся. – Марилар яшәгән авылларда изге агачлар бар. Авылда кемнең нәзер корбаны бар, шунда барып чалалар.
Милләтне ризыклар да яшәтә ди, марилар.
– Әби-бабайлар пешереп ашаткан ризыкларга җитәме соң? Бездә иң кадерле ризык булып ипи санала. Коймак пешерергә яратабыз. Аны калын коймак, тәбикмәк дип тә йөртәләр. Ә менә бәлешне каз ите белән бодайдан әзерлибез. Өй уртасында әле дә мич тора безнең. Таба ризыклары пешерергә кирәк дип сүттермәдем. Ул мине балачакка, әти-әниле, бер борчусыз вакытка алып кайта. Шулай итеп булса да, милли рухны саклыйсы килә, – ди Олеся.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез