Газетага язылу

Кабан буенда – печән исе: «Казан егетләре» сәхнәгә кайтты

Тинчурин театрында кабат премьера. Баш режиссер Айдар Җаббаров тамашачыга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Казан егетләре» спектаклен тәкъдим итте. Драматург аны узган гасырның 90 нчы елларында Фәрит Бикчәнтәев идеясе буенча язган.

Кабан буенда – печән исе: «Казан егетләре» сәхнәгә кайтты
Марат Шәмсетдинов фотолары

Бу – Камал театрына Мәскәүдән яшь артистлар кайткан чор. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган «Казан егетләре» тиз арада зур уңышка ирешә һәм аншлаг белән бара. Анда Рамил Төхвәтуллин, Илдус Габдрахманов, Гафур Каюмов, Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова, Мөбарәк ролендә Рәшит Шамкай уйнаганы истә калган. Спектакль телевидениедән дә бик еш күрсәтелде. Соңрак аның дәвамы – «Казан егетләре артыннан» чыкты.

Шуннан бирле инде 40 елга якын вакыт узган. Һәм менә «Казан егетләре»н бу юлы сәхнәгә Тинчурин театры алып менде. Башланыр алдыннан Мансур Гыйләҗевнең уйларын белешәм. «Борчылам, беренче тапкыр куелганда да бу кадәр борчылмаган идем. Халык ничек кабул итәр, дим. Ләкин шул ук вакытта Айдар Җаббаровка бик ышанам», – диде ул.

Сюжет гади. Казанда инженер белеме алган дүрт егет диплом тапшыру кичәсеннән соң печән кибәне эчендә уянып китә һәм татар авылына килеп эләгә. Ә анда хәлләр мөшкел. Заманында авылда аракы заводы эшләгән. Ул ябылгач, ирләр дә кайсы кая таралган, егетләр дә авылдан китеп беткән. Үзләре әйтмешли: «Авылның өмете булып, кызлар гына калган». Алар машина карбюраторын да төзәтә, ферма түбәсен дә яба, тракторда да йөри. Инде ирдәүкәгә әйләнеп беткәннәр. Кызлар рольләрен Зәринә Сафина (Хәбибә), Әдилә Хәсәнова (Фәүзия), Эльвина Кәримова (Асия) һәм Эльвина Насыйбуллина (Фирдәвес) башкара. Сүз уңаеннан, Эльвина Насыйбуллинаның бу – режиссер ире җитәкләгән Тинчурин театрында дебюты.

Яшь актрисаларның уенына сокланып утырдым. Ирдәүкәне дә, назлы кызларны да килештереп, табигый башкардылар. Тинчурин театры артистлары соңгы ярты елда, гомумән, тамашачыны үзенә яңадан гашыйк итә, сокландыра. Алар җырга да, биюгә дә бик оста. Хореограф Марсель Нуриев куйган биюләр спектакльнең тәэсир итү көчен тагын да арттырды. «Изге ай» төркеменең «Тип, йөрәгем, туктама», «Кайтам әле туган ягыма», Зиннур Нурмөхәммәтовның «Дөньяда ул булгач» дигән җырлары спектакльнең атмосферасына ялкын өстәде. Җаббаровта нечкә бер тоемлау, әнә шундый ретро җырларны оста итеп куллана белү сәләте бар.

Казан егетләре рольләрен Артем Пискунов (Альфред), Эдуард Никитин (Алмаз), Зөлфәт Закиров (Тукай), Салават Хәбибуллин (Фирдәвес) башкаралар. Бу дүрт егет тә, кызлар да сәхнәдә уйнамый, ә ниндидер үзенә бер төрле эйфория халәтендә. Үзара сөйләшүләре, репликалары тамашачыны ике сәгатьтән артык рәхәтләндереп көлдерә. Аларның сөйләмендә юморның беркайчан искерми торганы да, хәзерге көнгә хасы да бар. Режиссер тарафыннан аны бүгенге тамашачыга якынайту, өстәмәләр кертелү сизелә. «Тамашачы җылы кабул итә. Үзгәрешләр булса да, текст, атмосфера сакланган», – диде беренче бүлек тәмамланганнан соң Мансур Гыйләҗев. Драматург инде канатланган һәм: «Мин бу спектакльнең хит булачагына ышанам. Чөнки монда Айдар Җаббаровның таланты да салынган», – дип, беренче нәтиҗәләрен ясап куя.

«Киләчәктә татар театрына тамашачы йөрерме?» дигән шикле уйлар хөкем сөргән бер чорда, Айдар Җаббаров – татар театрына яшьләрне дә җәлеп итүче режиссерларның берсе. Һәр спектакльдә ул детальләрне, макетларны оста куллана. Аның өчен сәхнә мөмкинлекләре чиксез.

Шундый шәп спектакльнең бер кечкенә генә кимчелеген дә әйтми булмас. Вакыйгаларның күбесе авыл башындагы печән кибәне тирәсендә бара. Кибәннәр янында таралып яткан печәне дә шактый. Менә шул печәннән чыккан тузан борын тишекләренә кереп тула да, спектакль буе кытыклап азаплый, кемнәрдер төчкереп тә куя. Бу шундый күңелле комедия караганда бераз комачауласа да, баш бәласе түгел, әлбәттә. Ләкин ул тузан артистларның үзләренә дә комачауламады микән?

Режиссерның тагын бер сыйфаты бар: драмамы ул, комедияме – аның нигезендә һәрвакыт Айдар Җаббаров җиткерергә теләгән төп фикер ята. «Казан егетләре» спектаклен ул юкка гына сәхнәгә кайтармагандыр, дип уйлыйм. Андагы вакыйгалар бүген дә актуаль. Авыл хатын-кыз кулына калган. Ә алар никадәр генә булдыклы булмасын, ирләр акылы, ирләр кулы тимәгән җирдә тәртип булмый. Авыл да, тормыш та таркала. Моңа ишарә булырдай кечкенә генә бер күренешне искә алыйк. Казан егете Фирдәвес кызлар бер ел эшләрлек эшне ике сәгатьтә башкара. Тагын бер мисал: иртәдән кичкә кадәр физик хезмәткә баткан кызлар үз-үзләрен карауга, матурлануга да кул селтәгән. Кызларның өстеннән аннан-моннан салынган күлмәк, шакмаклы одеалдан тегелгән арка җылысы (жилет) төшми. Ә инде янәшәдә ир-егетләр пәйда булгач, кызлар танымаслык булып үзгәрә. Өс киемнәре генә түгел, күңелләре дә, үз-үзләрен тотышлары да. Мансур Гыйләҗев исә монда да үз фикерен өстәп куя: «Бу спектакльдә иренен кабарткан, силикон тутырган кызлар түгел, монда чын татар кызлары. Егетләр менә шундыйларга игътибар итәргә, алар артыннан авылга кайтырга тиеш», – ди ул. Сүзләре мәзәк кебек, ләкин уйланырга нигез бар.

«Казан егетләре» комедия булса да, ул – бетеп барган татар авыллары фаҗигасе дә. Һәр авылның аңа сулыш өреп торучысы булырга тиеш. Һич югы Мөбарәк (бу рольдә – Алмаз Фәтхуллин) кебек саклап калуга этәргеч бирүчесе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре