Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтка киткәндә 8 яшьлек бала булып кала ул.
– Әтине авыл башына кадәр озатып бардык. Шунда ул әниеңне тыңла, әйбәт укы, тәмәке тартма, диде. Миңа ун яшь чагында әтисез калдым, – ди ул. – Балаларга математика укыттым мин. Укытучы булып эшләгән чорның иң рәхәт вакыты Мари-Бүләр авылы мәктәбендә эшләгән еллар булгандыр. Чөнки мин анда пионервожатый идем. Балаларны бик яраттым. Аннан соң Метрәй мәктәбендә дә бик рәхәт эшләдем. Монда алты ел укыткач, мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Хатыным Люция белән өч ул үстердек. Аллаһка шөкер, тормышыбыз матур булды.
Мирзанур абый тырыш хезмәте өчен “РСФСРның мәгариф отличнигы” исемен ала. Ул “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә дә лаек була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез