Шул гомергә мине туктатканнары булмаган, димәк. Ярый әле «права» улым кулына эләкте. Күптән закон бозып йөргәнемне ул күреп әйтте.
Алай да өч атна вакыт тапмый йөрдем. Дөресрәге, беренче тапкыр алганда узган медосмотрны искә төшереп, шуны яңадан башларга кыймыйча йөрдем. Психиатр белән нарколог үзләре түгел, чираты куркыта. Ирем белән икәүләп чират торган идек 13 ел элек. Юк, малай, бер көнемне табиб ишек төбе сакларга багышлый алмыйм.
Аның каравы минем тирәмдә ГАИ хезмәткәрләре активлашты. Бураннар вакытында алар да югалып торган иде. Хәзер киләләр дә чыгалар, киләләр дә чыгалар. Юллы таякларын сузып туктатырга гына торалар. Ә миңа ничек тә эләкмәскә кирәк. Моның өчен дедукциямне эшкә җигеп, үземне ГАИ хезмәткәре урынына куеп карыйм. Алар кулына эләкмәс өчен аларча уйларга кирәк, дим.
Каршыда чираттагы яшелле-сарылы янып торган жилетын кигән «гаишник» күренүгә, тизлегемне киметеп, рульгә якынрак килеп күзләренә диярлек текәлеп карыйм. «Менә күрәсезме? Мин – тәртипле машина йөртүче, кагыйдә бозмыйм. Таяк сузсагыз, шундук туктарга, документларымны күрсәтергә әзер!» – дип кычкырып торган кыяфәтемне алгы тәрәзә аша күрәләрдерме – белмим. Әмма башларын артымнан борып карап кына калалар.
Тагын бер ысулны эшкә җиктем. Сулышны тикшерү максатыннан юл чатына чыгып баскан ГАИ хезмәткәре ешрак ирләрне туктата. Мин, юл иминлеге сакчысын күрүгә, башлыгымны салып, тиз генә чәчләрне җилкәгә таратып салам. Хатын-кыз рульдә эчеп йөрми бит инде!
Кызганыч, «гаишникча» уйларга тырышсам да, стандарт булмаганча фикер йөртүче лейтенантлар бар икән юлларда. Көпә-көндез бер хәерсезе минем машинага төртеп таягын сузды. Тә-ә-к. Елмай, Алсу, дим үземә. Тып-тыныч кыяфәт белән машина тәрәзәсен төшердем.
– Здравия желаю! Лейтенант Хәмидуллин! Можно ваши документы? – ди, кулын фуражкасы читенә куеп.
– Әлбәттә! – дип, «бардачок»ка үреләм. Анда ПТС, машинаның страховкасы ята. Аларында бар да тәртип. Башымны юләргә салып, «права»ны бирмичә карыйм әле, дип план корам, акланырга сүзләр эзлим.
Мин әле тәрәзә ягына борылырга да өлгермәдем, иптәш лейтенант машина эченә башын сузды.
– Употребляли? – дип, сынап, күземә карый, сиздермәскә тырышып иснәнгән була.
– Ураза бит! – дим, аның тозсыз тоелган соравына җавап итеп.
– Проезжайте, – дип елмайды Алланың рәхмәте төшкере Хәмидуллин. Сине артык төпченми торган итеп үстергән әти-әниеңә рәхмәт, дим эчтән генә.
Документларымны тиз генә «бардачок»ка тыгып куйдым да табанымны ялтыраттым. Булмас болай йөреп, болытлар куера. Эшкә барып, көздә генә «права»ларын алыштырган кызлардан белештем. Бәйрәмнәр алдыннан чират та азрак булыр. Барам! Хәзер ул медосмотрлар бик тиз уза икән. «Бердәм тәрәзә» системасы белән психиатрны да, наркологны да бер урында узасың. Тагын күз табибы, аннары 50 штук тирәсе мөһер суга торган терапевт янына керәсең дә, вәссәлам! Праваны алыр өчен «Госуслуги» аша ГИБДДга язылып та куйдым. Анысы бер атнадан. Тиешле форма буенча тутырган справкамны «бардачок»ка тыгып, эшкә ашыгам. Таныш юл, таныш светофор, таныш... аклы-каралы таяк. Тукта, теге лейтенант түгелме бу?
– Здравия желаю! Лейтенант Хәмидуллин! Можно ваши документы?
Юк инде, иптәш лейтенант, медосмотр узган, шуны булса да кабул итеп, бер атнага сабыр итеп торырсыз. «Бардачок»ка үрелеп, документлар белән бергә теге зәңгәр справкамны да алам. Борылсам...
– С праздником! – дип, лейтенантым шәлперәеп төшкән шәмәхә лалә чәчәген сузып тора... Рәхмәт төшкере Хәмидуллин! Киләсе атнага кадәр башка туктатма инде мине, яме!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез