Нурлат районының Яңа Әмзә авылы егете Зөлфәт Нәбиуллинны да якыннары соңгы өметләрен сүндермичә көтә. Шөкер, ике айдан соң аның исән дигән хәбәре килә. Шушы вакыт эчендә яшәү белән үлем арасында калган егет ниләр кичергән? Дошман утыннан ничек котылган? Аның белән үзеңне кызганмау, Ватан хакы, СВОдан соң тормыш турында сөйләштек.
«Үзең турында уйларга вакыт юк»
– Өлешчә мобилизация башлануга ук киткән идем. Херсон юнәлешендә 2023 елның август аенда снаряд төшеп, умыртка баганасы сынды. Госпитальдә сигез ай дәваланырга туры килде. Запорожье өлкәсендә хезмәт иттем, аннан Донецкига җибәрделәр. Анда берничә ай эчендә өч тапкыр дошман уты астында калдым, – ди 34 яшьлек штурмовик.

Декабрьдә генә ике тапкыр үлемнән кала ул. Хәрби биремне үтәргә баргач, снаряд, шартлап, гәүдәсенең сул ягына зыян китерә. Аягына баса алмый, ә анда – диаметры 7 сантиметрлы тишек. Сул кулы эшләми. Анда алты ярчык кергән. Авыртуны баса торган укол кадап, үзенә беренче ярдәм күрсәтә дә үрмәләвен дәвам итә. Иптәшләре кырылып беткән. Атна буе позицияне үзенә генә тотарга туры килә. Гаҗәпләнүемне сизеп, Зөлфәт бу урында, штурмовиклар биремне алгач, нинди хәлдә булуына карамастан, үтәргә тиеш, дип аңлата.
– Яралы булгач, эвакуация чакыртмадылармыни? Алга таба көрәшергә ничек үзеңдә көч таптың? – дип сорадык Зөлфәттән.
«Дошманнар миннән 150 метр гына алда иде. Анда эвакуация чакырып булмый. Ә үзебезнекеләрдән 38 чакрым ераклыкта идем. Алгы сызык ул – таш гасырга кайткан кебек. Анда ашарга ризык та, эчәргә су да юк. Ярдәм көтеп ятудан файда да юк, сиңа беркем дә булыша алмый. Бәрелешләр барган җирдә Ватанны саклау хисләре тагын да көчәя. Яраларыңны түгел, хәрби бурычыңны үтәү турында уйлыйсың. Бу бит инде минем өченче сугыш. Армиядә Ульян өлкәсендә десантчы-штурмовик булдым, аннан өч елга контракт төзедем. 2012 елда – Мозамбик, 2015 елда Сүриядә барган бәрелешләрдә катнаштым. Баштан күп нәрсәләр узган. Шуңа күрә тәртибен дә беләсең, чыныгу да бар. Сабырлык, тырышлыгым юкка китмәде, СВО барышында да медальләр белән дә бүләкләделәр».
«Үлеп» терелү
...18 декабрьдә тагын дрон шартлый. Зөлфәтнең рациясенә ядрә ярчыклары кереп, эшләми башлый. Тагын гәүдәсенең сул ягына кыйпылчыклар кереп тула. Монда инде Зөлфәткә селкенмичә 3–4 минут ятарга туры килә. Югыйсә дрон, килеп, бөтенләй юк итәргә мөмкин. Менә шул вакытта безнекеләр, дрондагы видеодан күреп, егетне һәлак булучылар исемлегенә кертәләр дә инде. Зөлфәт әйтүенчә, дроннар – бөтен җирдә. Дошманнар безнең һәр солдатка алтышар дрон әзерли. Бер-бер артлы яудырырга да мөмкин. Кайбер егетләрнең гәүдәләрен бөтенләй тишеп бетереп, хәтта ДНК ясарлык та калдырмый.
«Җирдә шулай яралы килеш ятам. Команда белән элемтә юк. Шуннан соң окопка барып, үземә ярдәм күрсәттем. Әле сине блиндажларга кертмиләр. Аларның зурлыгы – ике метрга бер метр. Анда буш урыннар булмый. Аптырагач, икенчесен, өченчесен эзләп китәсең. Зурларында куркыныч, – ди ул. – Авырткан урыннарны бәйләдем дә тагын шуышып киттем. Чыгып җитәргә 12 чакрым калганда, ике солдатны очраттым. Кызганыч, аларның икесенең дә икешәр аягы юк иде. «Без чыга алмыйбыз», – диделәр. Агачтан носилка ясап, 12 чакрым өстерәп, Малиновкага кадәр алып чыктым».
Команда пунктына барып җитәм дигәндә, 17 февральдә тагын бер мәртәбә яралана Зөлфәт. Монысы – Малиновка белән Очеретина пунктлары арасында. Фаҗига болайрак була. Юлында очраган ике яшь егет аны техника белән озатып куярга тәкъдим итә. Әмма дрон төшеп, теге ике егет һәлак була, Зөлфәт исән кала. Аларны машинадан чыгарып, юлын дәвам итә. Үзебезнекеләр янына барырга берничә чакрым гына калган була югыйсә. Юлында очраган машина аны үзебезнекеләр янына илтеп куя. Исән калуын могҗизага тиңлиләр. Командиры да хәл белешергә килә. Шул вакытта якыннарына сөенечле хәбәр җиткерәләр.

Ут йоту
Ике ай буе гаиләсенең ничек ут йотулары турында да сорадык.
– Билгесезлек озакка сузылгач, туганнарымны ДНК бирергә чакырганнар, ә хатыным морглардан эзләгән. Бер якта – өмет, икенче якта – өметсезлек. Ике хис шулай бер-берсе белән озак көрәшкән. Сугышларны исән-сау үтүемне истә тотып, исәндер дип ышансалар да, начар уйлар да кереп интектергән. Әниемнең догалары да саклагандыр, – ди утлар, сулар кичкән егет. – Язмышыбыз ана карынында ук языла. Аллаһы Тәгалә мине кечкенәдән үк саклый. 7 айлык кына булып туганмын. Туганчы ук үләсе булганмын. Әллә ничә тапкыр суга баттым. Егылып төштем... Сынаулар гел килеп торса да, чыгу юлы да табылды. Догалар укыйм. Коръәнне өйрәндем, гарәп телен дә беләм. Әмма СВОда биш вакыт намаз укырга вакыт юк. Мөмкинлек булганда гына гыйбадәт кыласың.

Зөлфәт матур хыяллар белән яши. СВО беткәч, Казанда үзе ачкан төзелеш фирмасында эшен дәвам итәргә, үз йортын салырга хыяллана. Әлегә аның сәламәтлеген ныгытасы бар.
– Озак дәваланырга туры килер. Гәүдәмнең сул ягы эшләми бит. Мин белгәне генә 12 ярчык, әле тагын күпмедер? Хәзерге вакытта медротада мин. Казанга җибәрүләрен көтәм. Шифасы табылыр дип өметләнәм. Әлегә хәбәрсез югалганнар исемлегендә, тиздән мине «терелтергә» тиешләр. Дәваланган арада СВО бетмәсә, кире барачакмын. Анда минем тәҗрибәм кирәк дип уйлыйм. Алайса, дары исе иснәмәгән, кулына автомат та тотмаган егетләр, бабайлар да килә бит. Алардан хәрбиләр чыкмый, билгеле. Өйдә качып ятуны күз алдына да китерә алмыйм, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез