Газетага язылу

Альберт Шәрипов: «Чын аучы атмый ул»

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче һәвәскәр аучы Альберт Шәрипов шулай ди

Альберт Шәрипов: «Чын аучы атмый ул»
шәхси архивтан

– Альберт, аучы дигәндә күз алдыбызга иң элек язгы-көзге чорда кыр казларына, үрдәкләренә тынгы бирмәгән, күпләрдә нәфрәт уяткан рәхимсез кешеләр килә.

– Алары аучы түгел инде аның, браконьерлар. Кызганычка, андыйлар да бар шул. Ә чын аучы атмый, ул әле башта үстерә, саклый. Аннан соң да елга бер-ике тапкыр, авылдашыбыз, данлыклы аучы мәрхүм Фаяз абый әйткәндәй, тәм татыр өчен сезонга бер-ике тапкыр курокка басарга мөмкин. Тамак өчен түгел. Фаяз абый: “Үрдәк аттым, авызга тәм салдым”, – ди иде. Аның менә шушы сүзе гомерлеккә күңелгә сеңеп калды. Дөрес, тамак өчен булмаса да, чын аучыларга да атарга туры килә. Моңа бер генә яклы карарга ярамый. Урман хуҗалыгында җәнлекләрнең санын көйләү дигән әйбер бар. Менә шуның нигезендә һәркайсына план җиткерелә. Әйтик, бу сезонга егерме кабан дуңгызын атарга. Аның үтәлешен тикшерәләр дә. Бу төрле авыруларны китереп чыгармас өчен кирәк. Кабан дуңгызлары күбәеп китә икән, аларның чир тарату куркынычы арта. Пошилар тиешле нормадан артса, агачларны кимереп, зыян салырга мөмкин.

– Безнең якларда нинди җәнлекләр очрый һәм кайсыларын атарга ярый?

– Поши, кабан дуңгызлары, төлке, кыр кәҗәсе (косуля), урман куяны, бурсык, кыр куяны... очрый. Кайсылары сирәк, кайсылары күп. Кыр куяннары арта бара. Безнең заказникта өч рысь күренде. Бүреләр юк. Ә аюлар үтеп китүчеләр генә иде, үткән ел шул вакыт эчендә берничә умартачылыкка зыян салдылар. Бездә пошиларны атарга ярамый, ә менә төлкеләрне, котыру чире куркынычы сәбәпле, ел әйләнәсе атарга ярый.

– Аю, бүре булмагач, димәк, табигатькә курыкмыйча чыгарга була?

– Кыргый җанварлардан түгел, иң элек кешеләрдән куркырга кирәк дим мин. Ә кыргый җәнлекләргә килгәндә, саклык беркайчан да зыян итми, алар көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, яз көне урманга барсаң, сиңа поши зыян салырга мөмкин, чөнки ул чакта алар бала тудыра һәм баласын саклый. Почмакка терәсәң, куян да ташланырга мөмкин. Шуңа күрә урман теләсә ничек йөргәнне яратмый.

– Сез бит төп һөнәрегез буенча механизатор. Аучылык белән ничек кызыксынып киттегез?

– 1984 елдан бирле аучы инде мин. Кечкенә вакыттан урманга йөрдек. Ә ул безгә бик якын. Бакча башында Шушма елгасы, аннан чыксаң, урман. Әйткәнемчә, данлыклы аучы Фаяз абый бар иде. Ул бик гади, бик ачык кеше булды. Бала чактан аңа ияреп урманга йөрдек. Әле тагын Петров Николай абый бар иде. Ул да безнең күңелне күп күрде. Безнең чорда мылтыкка рөхсәт алу бик катлаулы иде. Ике поручитель-аучы кирәк, шулар кул астында бер ел практика үтәсең. Мин менә шушы кешеләрдән өйрәндем. Аннан соң тәртипләрне бик җиңеләйткәннәр иде, хәзер тагын катлауландырдылар. Мылтык алуым да ату өчен түгел, бер кызыксыну гына иде инде. Мылтык асып, урманны бер әйләнеп кайтсам, күңел була иде. Авылыбыздагы участковый мәрхүм Фәрит абый Әхәтов миңа: “Барыбер атмыйсың, сиңа мылтык нәрсәгә инде, әнә, фотомылтык ал да рәхәтләнеп карточкага төшереп йөр,” – дигән иде. Фотомылтык алмадым, әмма карточкаларга төшергәләдем. Әле ау этем дә бар иде бит. Аның белән кырга чыгу үзе җан рәхәте була иде. Мин аны авыл тирәсендә генә җибәрмим, анда куян эзләре күп булса да, юри читкә, еракка алып китәм. Аның эзләп чабулау процессы бик кызык тоела иде. Ул куян табып, куса да, атмый идем. Берничә тапкыр кулым белән генә тотып алырдай очраклар да булды. Әйтәм бит, миңа бу шөгыль күңел өчен кирәк булды. “Син бик бәхетле аучы, урманга да мылтыксыз гына йөрисең”, – ди миңа адашым, чын аучы – һөнәри аучы Альберт Хәкимҗанов. Исәп алганда, ашаулар салганда, кирәк чакта ярдәмгә чакыра ул мине. Безнең “Сорнар” дәүләт тыюлыгында Альберт бөтенесен тәртипләп тота, эшенә бик җаваплы карый торган кеше ул.

– Урамда – кыш. Кыргый җанварлар ачлыктан тилмерәме бу вакытта?

– Юк дияр идем. Җәнлекләргә махсус урыннарга даими тоз куела, усак, юкә, талдан җәен махсус миллекләр әзерләнә. Хәзер урманнарда яшь туйралар күп, пошилар, мәсәлән, шуларны ашый. Элек урманнарда җәнлекләргә азык куюда чикләүләр дә, таләпләр дә юк иде. Күрше регионнарда Африка чумасы чыгу белән бездә дә алар катгыйланды. Шуңа рөхсәт ителгәнне генә эшлисе. Бу чорда кошларны да онытырга ярамый. Ел саен өй яныма җимлекләр куям, терлек эшкәрткән чакта эч майларын алып калып, агачларга эләм, песнәкләр бик ярата. Чыпчыкларга солы, көнбагыш салам. Башка елларда ике йөзләп чыпчык килә иде, быел алар, нигәдер, азайды әле. Мин генә түгел, башкалар да шулай ди.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре