Газетага язылу

Кронштадтта татарча китап укыйлар

Казандагы «Апас» якташлар җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин Кронштадт районындагы Батискаф китапханә күңел ачу үзәгенә «Гасырлар сагында манаралар. Апас районы мәчетләре» дигән китап бүләк иткән.

Кронштадтта татарча китап укыйлар

Китапханәче  Наталья Котова Казаннан ук килгән кунакларны шатланып кабул иткән. Татарча китапка бик сөенгән.

– Әлеге бүләк – безне тоташтыручы бер җеп. Бу китаплар үз укучысын табар дип ышанам. Рәхмәт сезгә, – дигән ул.

 Китапханәдә Татарстан турында күп сораулар биргәннәр. Анда яшәүчеләр Казан турында ишетүләре, шәһәрнең матурлыгын күзәтеп торуларын әйткәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре