Шушы көннәрдә биредә татар телендә эшли торган балалар бакчасы тәрбиячеләре бергә җыелып, тәҗрибә уртаклашты, белгәннәрен бүлеште. «Максатыбыз бер: булдыра алганча, халкыбызга хезмәт итү, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне белеп үсә торган балалар тәрбияләү. Тәрбия гаиләдә бирелә, дисәк тә, сабыйларның күп вакытлары бакчада уза. Шуңа да бездә эшләүче тәрбиячеләр барысы да сабыйлар белән төрле алымнар кулланып эшли», – ди бакча мөдире Гөлнара Вәлиуллина.
Алымнар димәктән, татар теле тәрбиячесе Фәрдия Миннегалиева алар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Аеруча мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә күп эшләр башкарыла икән.
– Бездә эшләүче тәрбиячеләр балалар белән уртак телне тиз таба. Барысының да диярлек үз алымнары бар. Уеннар аша бала күңеленә үтә алалар. Сабыйлар да бергә үткәргән дәресләрне көтеп тора, – ди ул.
Фәрдия ханым әйтүенчә, балалар белән эшләгәндә сабырлык кына түгел, сабый белән алар телендә сөйләшә белү дә кирәк.
– Бакчабызда кечкенә генә музей да булдырдык. Сабыйларга татарлар тормышын күрсәтәсе килә. Борынгы заманнарда ничек яшәгәннәр, шуны да сөйлибез. Инде авылларда да бетерелгән мичләргә кадәр бар бездә. Дөрес, кирпечтән үк булмаса да, без аны махсус чималдан ясап куйдык. Шуның янында утыны да, табасы да, табагачы да бар. Булганны бетерәсе, үткәннәрне оныттырасы килми, – ди ул. – Балаларның күңеле – ак кәгазь. Алар барысын да шулкадәр тиз күреп ала һәм сеңдерә. Без аларны төрле яктан үстерергә тырышабыз. Экологик юнәлешне дә алып барабыз. Юк кына әйбер булса да, балалар кечкенәдән тирә-якка башкача карый, чүпләми, агачларны яратып үсә.
Фәрдия Миннегалиева башка бакчалардан килгән тәрбиячеләргә үз эшенең нечкәлекләрен сөйләп кенә калмады, алар белән тәҗрибә дә уртаклашты. «Күчтәнәч»тә сабыйларны телевидениедәге балалар тапшырулары аша да тәрбиялиләр. Әйтик, зуррак төркемдәге сабыйлар «Тамчы-шоу»да катнаша. Уйныйлар да, уйлыйлар да.
Очрашуга әниләр дә килгән иде. Шуларның берсе – Алинә Бикмуллина гаилә шәҗәрәсе турында сөйләде. Баксаң, гаиләләре белән ике әби-бабайларының нәсел агачын барлаганнар икән. Шунысы кызык: Алинә балаларына борынгы бабалары турында сөйләп кенә калмый, сабыйларына аларның исемен дә куша икән. Берәр көнгә. Хәтта иренә дә кайчак ерак бабасы исеме белән эндәшә. Барысы да бер максатка хезмәт итә: буыннар чылбыры өзелмәсен, сабыйлар кем дәвамчысы булуларын белеп торсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез