Җитте минем башыма
Моннан берничә ел элек Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның 62 проценты рульдә телефоннан сөйләшүен, 31 проценты хәбәрләр язуын, ә 13 проценты социаль челтәрләр караганын әйткән. Татарстан дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов, үз чиратында, рульдәгеләрнең 80 процентка якыны телефон карап, автомобиль белән идарә итә, дип саный.
– Рульгә утырган кеше үзе өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә җаваплы. Шуңа да игътибар юлда булырга тиеш. Кызганыч, соңгы арада алай түгел. Безнең автомобиль йөртүчеләр бер үк вакытта берничә төрле эш башкара. Нәтиҗәдә аварияләр көн дә булып тора. Әлбәттә, юл һәлакәтенә юлыгучылар, мин телефоннан сөйләштем яки хәбәрләр яздым, дип әйтми. Ләкин тикшерү барышында аларның телефон аркасында һәлакәткә юлыгуы ачыклана. Быел гына да телефонда видео карап бару аркасында авариягә очрап, бер юлы алты кеше үлеменә китергән очраклар булды, – ди Рөстәм Гарипов.
26 октябрьдә Казанның Оренбург трактында булган аварияне генә алыйк. Lada Granta автомобилен йөртүче хатын-кыз игътибарын телефонга юнәлтү сәбәпле юлда ватылып туктаган «ВАЗ» машинасына килеп бәрелә. Автомобильдәге 20 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. Ә урамда машинасын караучы егетне авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.
Игътибарны телефонга юнәлтүнең никадәр куркыныч булуы турында шундый аварияләр ачык мисал булып тора. Кайбер тикшерүләрдән күренгәнчә, һәлакәтләрнең 20 проценттан артыгы смартфон тоткан машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Күпләр бер үк вакытта төрле эш башкара алам дигән фикердә. Ләкин бу алай түгел. Белгечләр фикеренчә, кешеләрнең нибары 2 проценты гына бер үк вакытта берничә эш башкаруга сәләтле. Калган 98 проценты бер бурычны гына сыйфатлы итеп үти ала. Телефоннан сөйләшү юл-транспорт һәлакәте куркынычын 4 тапкыр арттыра, ә хәбәрләрне уку, видеолар карау – 20 тапкыр диярлек.
Читтән күренә
38 ел машина йөртү стажы булган Дамир Гарифҗанов кулларында телефон булган автомобиль йөртүчеләрне әллә каян танып алуын әйтә. Шәһәрдә булса, алар светофордан кузгалып китә алмый торалар, юлның уң ягыннан барырга тырышалар.
– Телефоннан гына сөйләшсәләр, алай ук куркыныч та булмас иде. Аларның күбесе социаль челтәрләрдә утыра, шул ук вакытта яза, видео карый. Мин аларны исерек хәлдә автомобильдә йөрүчеләр белән бер дәрәҗәгә куяр идем, – ди ул.
Дамир Гарифҗанов әйтүенчә, игътибарны бер әйбердән икенчесенә күчерү өчен кемгәдер 5 секунд вакыт җитә, ә кемгәдер 15 секунд кирәк. Шуңа күрә кеше телефоннан җитди темаларга сөйләшкәндә, аның юлга карата игътибары кими.
– Әйе, ул машина белән идарә итә, юлны күрә, ләкин көтмәгәндә каршына килеп чыккан җәяүле яки автомобильне абайлап алып, дөрес карар кабул итеп өлгерми. Телефоны белән мавыккан шофер алда барган автомобиль артын гына күрә, ә машина йөртүчегә бар яклап күзәтү кирәк. Чөнки юлда хәлләр яшен тизлегендә үзгәрә. Аварияләргә юлыкмас өчен 100 метр алда булган хәрәкәтне күзәтеп бару сорала. Трассада югары тизлектә барганда телефонны читкә алып кую дөрес булыр иде, – ди ул.
Бу – бәйлелек
Психиатр Ренат Минәҗев телефонга булган бәйлелекнең көннән-көн арта баруын җиткерде. Аның фикеренчә, әлегә моны туктату мөмкинлекләре күренми.
– Кешеләрнең спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллануы кими. Ләкин аларда телефонга бәйлелек бик көчле. Берсе социаль челтәрләргә бәйләнгән булса, икенчеләренә мессенджерларда аралашу мөһим. Маркетплейслардан арына алмаучылар, бертуктаусыз яңалыклар укучылар, уйнаучылар һәм ставкалар куючылар бар. Болар барысы да телефонда башкарыла, – ди Ренат Минәҗев. – Бу бәйлелек кешеләрдә дофамин күтәрелүгә китерә. Алар моннан рәхәтлек, канәгатьлек ала. Наркоман, эчкече башкалар турында уйламаган кебек, телефонга бәйлеләр дә рульгә утырганда әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруны күз алдына да китерми. Ләкин әлегә телефонга бәйлелек медицинада диагноз буларак каралмый. Ул бары тик тикшерелә генә.
Кызганыч, Дәүләт автоинспекциясендә машина йөртүчеләрнең телефон аркасында күпме авариягә юлыгуы турында төгәл статистика юк булып чыкты. Шулай да быелның мартыннан Татарстан юлларында урнаштырылган камералар транспорт чарасы белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшүчеләрне эләктерә башлаган. Беренче айда ук кагыйдәләрне бозуның 800 дән артык очрагы теркәлгән. Ә мондый төр кагыйдәне бозу 1500 сум күләмендә штраф белән яный. Штраф безне куркытмый, шулай да юлда барганда әгәр ашыгыч рәвештә хәбәр язарга кирәк икән, рөхсәт ителгән урында берничә минутка туктау отышлырак булыр. Гомер интернеттагы яңалыклардан мөһимрәк бит.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең 26 октябрьгә булган мәгълүматларына караганда, республикада быел 2502 юл-транспорт һәлакәтендә 267 кешенең гомере өзелгән, 3 мең кеше имгәнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез