Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына акча алу мөмкинлеге бар

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, алар риза булса, акчалата түләү биреләчәк. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы унөченче утырышында Җир кодексына әнә шуны күздә тоткан үзгәреш кертү турында закон проекты кабул ителде. Ул Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагылачак.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү программасы Татарстанда унөч ел элек эшли башлады. Республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның август аена 53 меңнән артык гаилә җирле булган. Бу – гариза тапшырган барлык гаиләләрнең 74 проценты дигән сүз.

Яшерен-батырын түгел: районнарда җир кишәрлекләренә кытлык булмаса да, Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир җитми. Министрлык мәгълүматларына караганда, бүген шушы ике шәһәрдә 14 меңгә якын гаилә җир кишәрлеге алырга чиратта тора.

Казанда шундый кишәрлекләр булмау сәбәпле, 2016 елдан бирле аларны Биектау районындагы федераль җирләрдән бүлеп бирә башлаганнар иде. Шушы вакыт эчендә барлыгы 8,1 мең участок бүленгән. Узган ел исә Казан гаиләләренә җирләрне биш районнан (Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч) бүлеп бирергә рөхсәт иткән закон эшли башлады. Аларда 650 гектар җир табылган. Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләргә исә Тукай, Минзәлә, Сарман, Зәй, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим һәм Менделеевск районнарындагы җир участоклары бирелә.

Әмма шәһәрдә яшәүче күпбалалы гаилә районнан җир алырга теләмәскә дә мөмкин. Шушы вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен Татарстан хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер юлын тапты да инде. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче күпбалалы гаилә, риза булса, җир кишәрлеге урынына акчалата түләү алырга мөмкин.

«Әлеге закон күпбалалы гаиләләргә бу акчаны торак шартларын яхшыртырга тотарга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Дәүләт Советы утырышында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

Җир алырга чират торган күпбалалы гаиләләр үзләре дә бу яңалыкны шатланып кабул иткән. Акчаның артыгы юк, бигрәк тә күпбалалы гаиләдә. Өч бала әнисе Гөлия Сәгыйтова шулай ди.

– Узган ел өченче кызыбыз туды. Шул рәвешле хәзер без дә җир алырга чират көтә торган гаиләләр рәтендә. Аның урынына акча гына да алып булуын ишеткәч, бик сөендек. Күреп торабыз: Казан янында җирләр җитми бит инде. Үз чиратыңны көткәнче, тиешле ярдәмне акчалата алып куюың яхшырак, миңа калса. Җир алу белән генә эш бетми, әле бит анда өен дә саласы бар. Ә бүген бөтен нәрсә кыйммәт. Шуңа без үзебез яңа мөмкинлектән файдаланырбыз дип торабыз, – ди Гөлия.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов та республика хөкүмәтенең яңа ярдәм чарасын күпбалалы гаиләләр өчен менә дигән мөмкинлек дип саный.

– Җир урынына акча алу мөмкинлеге булу бик яхшы. Бу закон кайбер төбәкләрдә күптән гамәлдә. Ул бездә дә уңышлы гына эшләп китәр дип өметләнәм, – ди күп бала әтисе.

Мисал эзләп ерак китәсе юк. Моннан биш ел элек Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына 250 мең сум акча бирә башладылар. Алар бу акчаны фатир сатып алу, йорт төзү, ипотека түләү өчен тота ала. Шул вакыт эчендә Башкортстанда әлеге мөмкинлектән 5 меңләп гаилә файдаланган.

Белгеч фикере

Азат Хамаев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе:

– Бүген Казанда яшәүче 8,5 мең һәм Чаллыдагы 5,3 мең күпбалалы гаилә җир кишәрлеге алырга чират тора. Күпбалалы гаиләләргә җир бирү хокукын киңәйтүнең төрле юллары каралды. Хәтерләсәгез, моңа кадәр Казан һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә шәһәр янында урнашкан районнардан җир бирү турында карар кабул ителгән иде. 25 сентябрьдә кабул ителгән закон күпмедер дәрәҗәдә шушы зур эшнең дәвамы булып тора. Акчалата компенсациянең күләме һәм аны тапшыру тәртибе Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Дәүләт Советы һәм комитет утырышында бу мәсьәлә каралмады. Хәзерге вакытта Хөкүмәтнең тиешле норматив-хокукый актлары эшләнә. Безнең комитет бу мәсьәләне контрольдә тота.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре