Газетага язылу

Кырларыннан күренә: Рөстәм Миңнеханов Сарман һәм Зәй районнарында урып-җыю эшләре белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сарман һәм Зәй районнарына барып, урып-җыю эшләре белән танышты.

Кырларыннан күренә: Рөстәм Миңнеханов Сарман һәм Зәй районнарында урып-җыю эшләре белән танышты

Сарман
Районга килгәч, Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары, район активы белән очрашты. Сарман башлыгы Фәрит Хөснуллин хәбәр иткәнчә, район игенчеләре 51 мең тонна ашлык суктырган. Ул шулай ук быел районда республика программалары һәм илкүләм проектлар буенча 2 миллиард сумлык эшләр башкарыласын әйтте. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, инвесторлар ярдәмендә Сарманда терлекләрнең баш санын арттыру планлаштырыла. Шул ук вакытта ул кече хуҗалыкларда терлек саны бераз кимүен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе биш һәм аннан күбрәк савым сыерлары тотучы биш шәхси ярдәмче хуҗалыкка саву аппаратлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырды. Рөстәм Миңнеханов районда СВО зонасына даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрелүен, ә махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.
Очрашуда ул якындагы елларда районнарда челтәрләрне яңарту программасын ныклап тормышка ашыру планнары турында сөйләде.
 

Зәй  
Рөстәм Миңнеханов «Зәй шикәре» агрофирмасының көзге бодай кырында механизаторлар белән аралашты, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, быел игенчеләр 56 мең тонна ашлык суктырган. Бу атнада көзге культураларны җыеп бетерергә ниятлиләр. Министр Марат Җәббаров әйтүенчә, район үсемлекчелек буенча республикада иң яхшылар сафында. Әмма терлекләрнең баш санын арттырырга кирәк. «Шуңа күрә фермерлар белән актив эшне дәвам итәбез», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов та бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. «Сөт – даими акча агымы», – диде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук СВО өчен гуманитар ярдәм җыюда һәм яңа территорияләргә ярдәм итүдә районның тырышлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республика программалары дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре башлыклары Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Алар әйтүенчә, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары ачыла, су белән тәэмин итү челтәрләре яңартыла һәм юллар төзелә.
Зәйдә Рөстәм Миңнеханов яңа Көрәш сараен барып күрде. 120 кешегә исәпләнгән спорт корылмасы быел төзелә башлады, шушы көннәрдә аны инде ачарга да җыеналар.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысасында Зәйнең Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре һәм локаль сугышлар ветераннары истәлегенә ачылган хәтер комплексына чәчәкләр салды. Биредә ул батырларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән аралашканда, аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

 

Татарстанда – урып-җыю

11 августка булган мәгълүматларга караганда, республика кырларыннан 1,5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Барлык мәйданның 35 проценты суктырылган. Уртача уңыш – гектарыннан 39,1 центнер.

 

Иң күп уңыш җыеп алган 10 район

 

 

Район

Җыеп алынган

уңыш (тонна)

Уртача уңыш

(ц/га)

Суктырылган

мәйдан (%)

1

Минзәлә

83 132

45,9

53

2

Спас

68 533

41,1

43

3

Тәтеш

66 677

58,5

29

4

Буа

65 612

41,2

29

5

Әлки

63 613

36

51

6

Актаныш

63 210

44,1

47

7

Алексеевск

57 927

39,1

39

8

Тукай

56 624

43,4

33

9

Зәй

56 360

50,5

33

10

Сарман

51 370

45,5

28

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре