Нәрсә үзгәрә? Алга таба вузларда 10–11 нче сыйныф укучыларының олимпиада нәтиҗәләрен генә исәпкә алырга җыеналар. Моңа кадәр мондый мөмкинлек 8 нче сыйныфтан ук башлана иде. Ә менә имтихан бирмичә генә укырга керү хокукын олимпиада җиңүчеләренә генә калдырмакчылар. Призерларның уңышларын исә профиль фән буенча БДИның 100 баллына тиңләячәкләр. Бу хакта фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте.
Юктан гына чыккан үзгәрешләр түгел бу. Узган ел бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары саны – 5,5, ә Россия укучыларының олимпиада советы (РУОС) үткәргән бәйгеләрне отучылар 4,3 процентка арткан. Шул ук вакытта БДИны 100 баллга тапшыручылар 40,9 процентка күбрәк булган. Нәтиҗәдә имтиханнарда югары балл туплаган яшьләргә югары уку йортларында урын җитми башлады. Алга таба кайбер профильле юнәлешләрдә түләүсез урыннарны да арттыру каралачак.
Әлеге яңалыкка Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова болай дип ачыклык кертте.
– Монда сүз Россия укучыларының олимпиада советы үткәргән бәйгеләр турында бара. Киметкәннән әллә нәрсә үзгәрер дип уйламый. Балаларның ирекләрен кысуга да китермәс, – ди ул. – Бөтенроссия олимпиадалары саны кыскартылмый. Ул 24 фән буенча уздырыла. Олимпиада җиңүчеләре тапшырган фән буенча илдәге теләсә кайсы вузга укырга керә ала. Ә республика этабында катнашу исә вузларга кергәндә, ун баллга кадәр өстәмә балл өсти. Моны һәр югары уку йорты үзе хәл итә.
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) профессоры, физика фәннәре докторы Борис Тимеркәев вуз олимпиадаларын кыскартуны хуплый.
– Саны сиксән булырга тиеш түгел инде аның. Кыскартсалар да ярый. Бәйгеләрнең эчтәлеге буенча төрлесе бар чөнки. Быел, иң дәрәҗәле вузларга олимпиада җиңүчеләре кереп беткән, дигән фикерләрне ишетергә туры килде. Әти-әниләрнең дә борчылуы урынлы. Кеше бер фәннән генә түгел, бар яктан да белемле булырга тиеш, – ди Борис Тимеркәев. – Гомер буе олимпиадада катнашучы укучылар белән эшләдем. Арада физикадан 1 нче урынны алучылар да бар иде. Менә андыйларга Татарстан вузларына имтихансыз керү мөмкинлеге булсын иде ул. Ә болай без Казан авиация заводы белән физикадан укучылар өчен конструктор Окулов исемендәге олимпиада оештырабыз. Аның нәтиҗәләре белән вузга сынаусыз кереп булмый. Әмма ун баллга кадәр өстәмә балл бирәбез. КАИга керүче олимпиада җиңүчеләре ел саен уннан артмый. Ни өчен дигәндә, физика һәм химиядән олимпиада нәтиҗәләренә генә өстенлек бирәбез.
Саба егете Баязит Дәүлитов мәктәп елларында йөзгә якын олимпиадада катнашкан. Алар арасында республика гына түгел, ил күләмендә дә җиңүләр бар. Бүген ул КФУда юрист белгечлеген үзләштерә.
– Дөресен генә әйткәндә, уку йортына кергәндә, бары БДИ балларына гына таяндым. Мәктәп елларындагы казанышларым өчен 10 балл өстәделәр. Барлык белем ярышларыннан бөтенроссия олимпиадасын гына калдырсак та, зыян булмас. Ни өчен дигәндә, ул – олимпиадалар арасында иң ачыгы, иң дәрәҗәлесе. Физика, математика, химия, информатика фәннәреннән үткәрелә торган халыкара олимпиадалар гына аннан өстен булып санала ала, – ди 4 нче курс студенты Баязит.
Сүз уңаеннан, быел республикада олимпиадалар исемлегенә кытай теле 3 нче сыйныфтан ук кертелгән. Мондый мөмкинлек әлегә башка бер төбәктә дә юк икән. Шулай ук укучыларыбыз 4 нче сыйныфтан ук рус, инглиз телләре һәм математика фәннәре буенча да үз белемен сынап карый ала. Монысы да бездә генә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез