Россия “Кызыл Кач”ның Татарстан бүлеге рәисе Зөлфия Сафина “Татар-Информ” да узган очрашуда оешманың соңгы 5 ел эчендә 1 меңнән артык беренче медицина ярдәме күрсәткәнен әйтте. Бу эшкә 53 мең кеше өйрәтелгән.
– Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, безнең белгечләребез әзер. Без аларга ярдәм итү ысулларын гына өйрәтмибез, бу өлкәдә белгечләр дә әзерлибез. Психологларны укытабыз, – ди ул. – Быел беренче ярдәм күрсәтү буенча чемпионат узды. Анда республиканың 17 районыннан 40 команда катнашты. Соңгы бер ел эчендә донорлык буенча 1200 чара узды. 290 кеше җелек мие донорлыгы буенча федераль регистрга керде. 200 дән артык волонтерыбыз бар. Теләгән кешеләрне изге эшкә өйрәтәбез. Андыйлар өчен укыту үзәкләре эшли.
Укыту дигәннән, биредә балалар өчен дә, яшүсмерләргә дә, өлкәннәргә дә юнәлешләр бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез