Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Столбище авылында законсыз чүплек турында хәбәр килә. Экологлар әлеге урынны барып күргән.
Тикшерү барышында «Столбище-Атабай» автоюлы янында 135 куб.м ике чүплек табылган.
Әлеге факт буенча Лаеш районы башкарма комитеты һәм юридик зат адресына хокук бозуларны бетерүгә дәгъва җибәрелгән. Таләп үтәлмәгән очракта, министрлык дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез