Аның сүзләренчә, сайлау алдыннан яшьләр белән сөйләшүгә зур игътибар бирелгән.
«Алар илнең киләчәге турында белеп торырга тиеш. Сайлауга кадәр без студентлар белән очраштык. Уку йортларында куратор сәгатьләре дә узды. Ә бүген исә республиканың 9 шәһәрендә һәм Казанда «Яшьләр вакыты» («Время молодых») дип аталган бәйрәм узачак.», – диде Ләйлә Фазлыева.
Журналистлар Татарстан Премьер-министры урынбасарыннан «Сайлауга балалар белән йөрисезме?» дип тә сорады.
«Улым олы инде хәзер. Аңа, әйдә сайлауга барабыз, диясе дә юк. Гел бергә барабыз. Ә менә кечкенәләргә дөрес итеп аңлатырга, ни өчен тавыш бирергә кирәклеген сөйләргә кирәк. Гади генә мисаллар белән аңлату да җитә. Бакчага йөри икән, яңа урамнарны, балалар мәйданчыкларын күрсәтергә, укучы икән, яңа мәктәпләр төзелүен сөйләргә була. Ниндидер үзгәрешләр, яңалыклар һәрберебез яшәгән урында бар », – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез