Газетага язылу

«МАКС»тан файдаланучылар Санкт-Петербургта бушлай экскурсиядә йөри алачак

«МАКС»тагы популяр каналлар авторлары, Россиянең зур компанияләре, медиа Санкт-Петербургта яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен елга экскурсияләре әзерләгән. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бушлай экскурсияләргә 4-29 июнь аралыгында эләгергә мөмкин. Моның өчен махсус чат-ботта теркәлергә кирәк. Мессенджердан файдаланучыларга 10 тематик экскурсиядә булу мөмкинлеге бирелә. Һәркайсы 50 пассажирга исәпләнгән.

Экскурсия барышында Санкт-Петербургның күренекле төп урыннары белән танышып булачак. Маршрутлар һәр атна саен яңартыла.

Мессенджердан файдаланучы, бер экскурсия сайлап алып, теплоходта 4кә кадәр урын алып куярга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре