Мамадыш
Ярдәмнең артыгы юк! Мамадыш районының Түбән Яке авылы волонтерлары шулай ди. Башкалар кебек алар да махсус хәрби операция зонасындагы якташ егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. «Егетләргә булышу авыл халкын да бердәм итә. Кичләрен хатын-кызлар бергә җыелышып, токмач кисәбез. Чәкчәк пешерәбез. Авыл халкы читтә калмый. Мәдәният йортына килә алмаганнар үзләреннән өлеш чыгара, егетләрне тәм-томнан өзми», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Миннекамал Гасыймова.
Мамадыш башлыгы Вадим Никитин күптән түгел район халкы һәм эшмәкәрләре җыйган күчтәнәчләрне СВОдагы егетләргә тапшырып кайткан. «Егетләргә безнең ярдәм бик кирәк. Анда барып кайту белән горурланып, мактанып утырып булмый. Без моны эшләргә тиеш, – ди Вадим Никитин. – Егетләр нәрсә сорады – шуны илттек. Бу юлы машина, квадрокоптер, мотоцикл, бензин пычкысы, төзелеш материаллары һәм башка бик күп көнкүреш кирәк-яраклары алып бардык. Егетләргә атап тутырылган посылкалар да бар иде. Һәрберсен тапшырдык. Үзләре белән очрашып сөйләштек. Кайттык та тагын эшкә тотындык».
Әлмәт
Әлмәтеләр Луганск Халык Республикасына ярдәм белән бергә җыр һәм моң да алып барган. «Гармония» һәм «Әлмәтем» ансамбльләре, «Үзебезнекеләр өчен» волонтерлар штабы вәкилләре хәрбиләргә инструментлар, бәйләнгән җылы киемнәр һәм мәктәп укучыларының хатларын тапшырган. Концертта исә туган як җылысын җиткергәннәр.
Тукай
Нефтебаза бистәсендә яшәүче Зариповлар гаиләсе СВОдагы якташ егетләренә ВАЗ-2104 автомобилен тапшырган. Бу – районнан киткән 46 нчы машина инде.
Алты бала тәрбияләүче Зариповлар волонтерлык белән күптән шөгыльләнә. 2023 елдан бирле алар 100 меңгә якын окоп шәме һәм хәрбиләр өчен меңләгән порция коры аш әзерләгән. «Якташыбыз Валерий Валерьевичның хәрбиләргә ничек ярдәм итүен, машиналарны ремонтлап, аларны алгы сызыкка җибәрүен беләбез. Безнең ВАЗ-2104 автомобиле бар иде. Уйлаштык та җиңүне якынайтырга булышыйк әле дидек. Тик торганчы, файда китерсен», – ди Гөлназ Зарипова.
Алабуга
Районнан махсус хәрби операция зонасына 4 тонна гуманитар ярдәм озаттылар. Алабугадан барлыгы 125 нче партия ярдәм киткән. Чираттагы ярдәм партиясен оештыруда Алабуга шәһәр советы депутаты Илшат Шәйморатов һәм волонтерлар командасы ярдәм иткән. Алар солдатлар үтенече белән гыйбадәт бүлмәләрен җиһазлау өчен кирәкле әйберләр әзерләгән.
Буа
Ырынгы авылыннан фермер Алексей Кубайкин махсус хәрби операциядәге якташларга блиндаж ясарга эш кораллары сатып алган. «Ватанны саклаучы ир-егетләрнең хәлен аз гына булса да җиңеләйтергә ярдәм итәсем килде. Җиңү белән исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар», – ди ул.
Зәй
Түбән Лоҗы авылы клубында һәр кич хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә. Алар бу эшләрен 2023 елда башлаганнар. Башта авыл халкыннан материаллар җыеп, челтәр үрсәләр, хәзер профессиональ тукымалар белән эш итәләр. «Түбән Лоҗы зур түгел, әмма авыл халкы хәрбиләргә ярдәм итү буенча эш алып бара. Көн саен 7–8 хатын-кыз челтәр үрергә килә. Эшебезнең мөһимлеген аңлыйбыз, егетләребез Ватаныбыз сагында торганда, аларга ничек тә ярдәм итәсебез килә», – ди авылда хәрбиләргә ярдәм эшен башлап йөрүче, Түбән Лоҗы клубы директоры Әнҗүдә Исламова.
Әлеге авылдан да, оныкларны да кертеп, өч егет махсус хәрби операциядә катнаша. «Кемдер улы өчен, кемдер кияве өчен тырыша. Алар бит – безнең балаларыбыз. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле. Исән-сау кайтсыннар дип, догалар укып үрәбез челтәрләрне», – ди волонтер апалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез