НПО «Геоцентр РТ» төзелеш оешмасы директоры урынбасары Алексей Полюшкин әйтүенчә, Мәләкәс елгасын савыктыру эшләре «Россия Суы» федераль проекты ярдәме белән дә башкарыла.
– Беренче эшләр 2022 елда башланып китте. Ул чакта без 1,5 километр озынлыктагы елганы чистарттык.2025 елда 3,1 километр араны чүп-чардан арындырачакбыз. Елганы чистарту эшләре җиңел түгел. Су астындагы бөтен чүп-чарны алырга кирәк. Ә анда ни генә юк– иске машина калдыклары, көймәләр, автомобиль тәгәрмәчләре һәм балыкчылар ятьмәләре, – ди Алексей Полюшкин.
Чаллы янәшәсендә өч елга ага. Мәләкәс аларның – иң зурысы. Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, шәһәрдә яшәүчеләрдән җылы сүзләр ишетәбез, елганы тернәкләндереп без шәһәр халкының тормышын яхшыртабыз. ди.
Вера Захарова Чаллыда 1972 елдан бирле гомер итә. Шәһәрнең матураюны күреп сөенгәнен яшерми ул.
– Елга буйларында йөрү җанга рәхәтлек бирә. Соңгы елларда халык өчен күп эшләр башкарыла. Җәен биредә бер минутка да кеше өзелми. Балалар белән йөриләр, спорт яратучылар да җыела. Кыскасы, рәхмәттән башка сүз юк, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез