Мамадыш районының Түбән Яке авылында парад узды

Район һәм авылларда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар башланып китте. Күп кенә авылларда бүген бәйрәм парады уза. Мамадыш районының Түбән Яке авылында ул быел аеруча истәлекле. Авылда сугышта катнашканнар һәм тыл хезмәтчәннәренең фотолары булган истәлек такталары ачылган.

– Бу эшнең идеясын авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов каяндыр күреп кайтты. Авылыбыз мәктәбе укытучысы, гомере буе тарихыбызны барлаучы Фоат Насыйбуллин белән киңәшләшкәннән соң, авыл уртасында шушындый истәлек такталары ясыйк диештеләр. Менә шуннан соң бар авылдашлар әти-әниләре, әби-бабайларының фотоларын алып кайта башлады, – ди Түбән Яке мәдәният йорты директоры Миңлекамал Гасыймова.

Истәлек тактасын авылдагы күп кенә хәйрия эшләренә өлеш кертүче, эшмәкәр егет Илнур Гасыймов үзе ясаган. Чималга киткән чыгымнарны изге күңелле якташлар күтәрешкән.
– Авылның яшәве – үзебездән тора. Нинди генә зур клубын эшләп тормасын, авыл халык актив булмаса, бәйрәмнәрдә катнашмаса, бернинди күңеллелек тә булмый. Шөкер, авыл өлкәннәре бер генә гозеремне дә кире бормый. Мәктәп укучылары бик теләп чараларда катнаша. Бүген дә авыл халкы парадка чыкты. Үзебезчә матур итеп уздырырга тырыштык, – ди Миңлекамал апа. – Без тарихыбызны сакларга, тыныч тормышка өлеш керткән, без рәхәттә яшәсен дип гомерләре белән түләгән авылдашларыбызны онытмаска тиеш. Иң мөһиме – яшьләрдә ватанпәрвәрлек яшәсен.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре