Мамадышта “SunnyФЕСТ” фестивале гөрли. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә.
Фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәтфидакарьлеге елы шигаре астында уза. Приз фонды – 300 мең сумны тәшкил итә.
Фестивальдә Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнаша. Ярышта катнашучыларны күзәтү генә түгел, район башлыгы Вадим Никитин белән бер чанадатау шуарга да насыйп булды аңа.
Биредә ниндигенә чаналар юк. Оештыручылар әйтүенчә, төп шарт та шул – чаналар креатив,матур итеп бизәлгән булрыга тиеш иде. Аның таудан иң еракка шуып китә алганы җиңүче була.
Әлеге мин утларда Мамадышта ярминкә дә гөрли, җыр-моң да туктамый, килгән кунакларны мичтә пешкән коймак белән сыйлыйлар. Ә кечкенә балалар өчен зоопарк оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез