Марат Кәбиров: "Егетләр бары тик үзләре белән бер елгы кызларга гына өйләнә алачак!"

Киләсе буын егетләре бары тик үзләре белән бер елгы кызларга гына өйләнә алачак! Бер елда, бер айда, бер көндә туган булсалар, тагы да яхшырак...

Гаилә корып яшәү мәсьәләсендә «яшь арасы» дигән төшенчә бар бит инде. Гадәттә: «Ир-егет хатын-кыздан ике-өч яшькә зуррак булса яхшырак», – дип әйтәләр һәм моны ир-атның соңрак өлгерүе белән аңлаталар. Кызлар тиз җитлегә, егетләр соңрак, диләр. Бу физиологик яктан шулайдыр инде. Акыл мәсьәләсенә кагылмыйдыр. Аңа кагылса: «Ир кеше хатыныннан ким дигәндә ун яшькә зуррак булырга тиеш!» – диярләр иде. Яки бер гомергә. Чөнки ир-атка беркайчан да акыл керми, ул гомере буена малай булып кала. Уенчы. Аучы. Хыялый. Хатыннары чабуларына ябышып җиргә төшермәсә, кайбер ир-атлар хыялларына атланып һавада очып йөрерләр иде. Кайберләре аудан я балыктан кайтып кермәс, кайсыларының уеннан башы чыкмас иде. Уен дигәч, урам буенда туп тибеп йөрүне генә күз алдына китерергә кирәкми, ир-ат өчен бөтен нәрсә – уен: ул бөтен нәрсәне уенга әйләндерә дә шул уенда җиңүче булырга тырышып, гомер уздыра. Кайчагында тотанаклы тормышын, карьерасын, мөлкәтен, сәламәтлеген, хәтта гомерен дә куркыныч астына куя. Боларның берсе дә мөһим түгел, уенда җиңү мөһим. Үзенә җиңү бик кирәкми дә аның, бу җиңүне ул сөйгән яры өчен яки иле, җире, якыннары өчен яулыйм дип уйлый. Шулай булгач, бик акыллы дип тә булмый бит инде. Бөтен нәрсәнең аркылысын-буен үлчәп, җентекле фикер йөртә торган гамәли карашлы хатын-кыз белән чагыштырганда – бигрәк тә. Шуңа күрә гаиләдә ирләрнең яше зуррак булырга тиеш дигән фикер яшәп килә.

Моның дөресме-түгелме икәнен берничек тә тәгаен әйтеп булмый инде. Дөнья бит ул җенес буенча гына түгел, бүтән үзенчәлекләргә карап та бүленә. Кайбер өлкәләрдә җенеснең бөтенләй әһәмияте юк. Фәннәр академиясендә эшләү өчен, мәсәлән. Әгәр син тулы канлы ахмак икәнсең, ир-ат булдың ни, хатын-кыз ни – барыбер.

Элек чынлап та ир белән хатынның яшь аермасы шактый зур булган. 14–15 яшьлек кызларны да кияүгә биргәннәр бит инде, кайчагында 30–40 яшьлек бабайларга да биргәннәр. Дәвере шундый бит, бертуктаусыз барымталар-карымталар, сугышлар арасында яшәгән халыкта лаеклы ир-атлар да дефицит булгандыр инде, алар яуда күпләп кырылгандыр. Яшь аралары зур булса да, тормышлары уртак булгач, әйбәт кенә яшәгәннәр алар. Шатлык-кайгылар уртак булган бит ул чорда, бөтенесе бер иш, бер тирә булганнар.

Әле без малай вакытта да үзеннән унбишәр-егермешәр яшькә кечерәк хатын алучылар бар иде. Бик мату яшиләр иде. Бербөтен булып. Хәзер андыйлар бик юк икән. Мин гаиләләр турында әйтәм. Матур итеп яши ала торган ир белән хатын турында. «Ходай кушып, үлеп китсә, акчасы һәм мал-мөлкәте миңа калыр иде», – дип җитмеш яшьлек картка кияүгә чыккан унсигез яшьлек кызлар турында түгел... Хәзерге ир-егет белән хатын-кызның яшь арасы күп була алмый икән. Беләсезме ни өчен?

Минем бер иптәш егетне үзеннән ун яшькә кечерәк кыз белән таныштырганнар: «Авылда үскән, татар кызы, бөтен эшкә уңган, «бишле»гә генә укыган...» Свидание оештырганнар инде боларга. Очрашып, бер-ике сүз әйтешеп алгач, егетнең телефоны чылтыраган. Чылтыраган дип... Музыка уйный башлаган... Егет трубканы алып, сөйләшеп тормаган, тиз генә сүндереп куйган. Әмма кыз кызыксынучан булып чыккан:

– Нинди музыка бу?

– Угадай с трех раз, – дип җаваплаган егет, чүт кенә дулкынланып. – Татарның иң бөек җырчысы.

– Ә-ә-ә, – дип сөрәнләгән кыз, үзенең беренче потыткадан угадать итә алуына сөенеп. – Элвин Грей что ли!

– Юк инде, – ди егет, бераз каушап. – Классик! Татарның классигы.

– Габдулла Тукай!

Егет үзен уңайсыз хәлдән коткарырга теләп, бирелергә мәҗбүр булган:

– Илһам Шакиров.

– Мин аны тыңламыйм шул... Скучно.

Барысын да сөйли башласаң, бик озынга китә. Кыскачасы болайрак... Шуннан болар тиз генә «скучный» темага нокта куеп, «прикольный» нәрсәләргә күчкәннәр. Ясалма интеллект ярдәмендә коучинг өчен дәрес программалары төзү... Аның өчен яхшы промптлар уйлап чыгару нечкәлекләре... iPhone 15 Pro Max яңалыклары, алардагы A17 Pro чипының үзенчәлекләре... Егет бу өлкәдә әллә ни сүзчән булмагач, кыз глютенсыз ризыклар темасына күчкән, аннан соң микро-суперфудларны сөйләп караган, «Вайлдберриз», «Алиэкспресс» темаларына төшәргә мәҗбүр булган...

Тагы да кыскарагы, егет кызны атамасы телне сындырырлык бер кафега алып кереп, исемнәре мәңге хәтердә калмый торган телеңне йотарлык ризыклар белән сыйлаган да фатирына озатып куйган. Мөмкинлеге булса да кереп тормаган, исемнәре колагыңны шиңдерерлек нәрсәләр белән шөгыльләнүдән шүрләгән…

Кызны гаепләми ул. Илһам Шакировны яки Тукайны да белсә, әлбәттә, яхшы булыр иде дә… Тик ул үз-үзенә шаккатып кайткан:

– Шулкадәр уңайсыз булды… Мин үземне динозавр итеп тойдым, тормыштан никадәр артта калганымны аңладым, – ди.

Мин дә гаепли алмыйм. Без, өлкәннәр, гадәттә, үткәннәргә ябышып ятабыз. Яшьләр киләчәккә ябыша. Шул рәвешле, үткәннәр белән киләчәк арасында упкын сыман нәрсә хасил була. Өлкәннәрне киләчәктә көткән яңалыклар белән кызыктыру авыр булган шикелле, яшьләрне дә үткәндәге хәзинәләрне кадерләргә өйрәтү кыен. Үткәннәр белән киләчәкне тоташтырырлык нәрсәдер табылмый икән, ниндидер гайре табигый күренеш килеп чыга.

Әгәр заман бүгенге тизлек һәм битарафлык белән бара икән, киләчәк заман егетләре бары тик үзләре белән бер елгы кызларга гына өйләнә алачаклар. Бер айда яки бер көндә туган булсалар, тагы да яхшырак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре