Марат Кәбиров: "Тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара"

Видеоязмалар карап утырам. Рәхәт бит хәзер, теләгән нәрсәңне интернеттан эзлисең. Ни өчендер, ничек эшлидер, ничек көйләнгәндер инде ул, белмим, тик кайчагында син теләмәгән нәрсәләр дә килеп чыга. Кайберләрен шундук сүндереп куясың, кайберләре белән кызыксынып китәсең, алар ниндидер уйга этәрә.

Бу юлы да шулай булды. Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат эзләгәндә, интернет миңа урам сугышлары язмаларын тәкъдим итә башлады. Олыгаеп, урам буенда бәргәләшеп йөрүдән туктагач, мин инде хәзер тыныч икән, элекке шикелле сугышучы юк икән дип уйлый идем. Бар икән. Сугышучыларны әйтәм инде. Тик алар элекке кебек түгел икән. Әнә урам уртасында көпә-көндез берничә егет өлкән генә яшьтәге бер абзыйны кыйный. Аяктан екканнар инде моны, йөзен-башын канга батырып ташлаганнар. Типкәлиләр хәзер. Ә узгынчылар… Юк, алар ярдәм итәргә уйлап та карамый. Алар тәртип сакчыларын да, ашыгыч ярдәм дә чакырмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Телефоннары «занят». Алар видео төшерәләр. Видео төшерә алмаганы фотога төшерә.

Исе китә инде безнең халыкның сәнгать өчен.

Бозлавык юлдан барганда бер әби таеп егыла икән – һоп, Алла бирде! – аны видеога төшерергә кирәк. Ничек ята, торырга маташа, дүрт аягына баса, тагын таеп китә… Әзер сюжет бит инде. Ярдәм итәргә ярамый! Бу кешелекнең максатына каршы килә. Ярдәм итеп, аны аягына бастырасың икән, син әллә ничә кешене яхшы видеодан мәхрүм итәсең. Берсенеке төшмәсә, берсенең каргышы төшәргә мөмкин.

Хәтта юл буенда аварияләр булып, кешеләр канга батып ятканда да безнең халык хәзер иң беренче телефонга үрелә. Юк, ярдәм чакырыр өчен түгел. Фотога һәм видеога төшерер өчен. Сәнгать корбан таләп итә, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Бүгенге сәнгать өчен кичекмәстән корбан кирәк. Корбаннар бар икән – сәнгать тә бар дигән сүз. Төрле фаҗигаләр, аварияләр, урам сугышлары, кан, үтереш… Менә нәрсәләр бүген сәнгатьне алга этәрә. Ә бөтен кеше сәнгать белән шөгыльләнә. Ул башта кинога төшерә, аннан ярдәм чакыра… Яки чакырмый, онытып китеп бара…

Чакырмаса да, берни әйтеп булмый. Кызыгы бетте бит инде теге кешенең.

Яшәү шартлары үзгәреп, тормыш камилләшкән саен кешенең кешегә кирәге кими бара. Элек адәми зат бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәгән. Ә хәзер… Кешегә кеше үзенең эгоистлык тойгыларын канәгатьләндерү өчен генә кирәк бугай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре