Марсель Таһировка мактаулы исем бирелде

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде. Бу хактагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 26 октябрьдә имзалаган.

Билгеле булганча, 25 октябрьдә Марсель Таһировка 60 яшь тулды. Татарстанның – 9, Россиянең 2 мәртәбә чемпионы булып танылган 4 тапкыр Муса Җәлил бәйгесен откан көрәшче атказанган спорт остасы исеменнән тыш, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсенә дә ия.

https://vatantat.ru/2024/10/154815/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре