Көрәш елына нәтиҗә ясар чак җитә. Ноябрь башында яшьләр арасында Федерация Кубогына бәйге тәмамлангач, быел кемнең ничек тир түккәне күренәчәк. Ә ярышлар ел ахырына кадәр булачак әле. Нәтиҗә һәм киләчәк турында Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров белән сөйләштек. Әңгәмә коруыбызның тагын бер сәбәбе бар.
– Көзгә кергәч, көрәшчеләрнең Татарстан Чемпионатына җыелу гадәте бар иде. Быел ул мартта ук узгач, ярышлар календаренда бушлык барлыкка килде. Киләсе ел башында узасы ярышны декабрьгә күчерү шуңа бәйле булдымы?
– Берничә сәбәбе бар. Әйе, халык та сорады берәр зур ярыш уздыруны. Икенчедән, киләсе ел башына берничә турнир билгеләнгән. Әйтик, 13–15 февральдә иң зур бәйгебез – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган турнир була. Өч төркемдә яшьләр арасында ярыш уздырасы бар. Аз түгел. Шуларны истә тотып, гыйнвар уртасында буласы Татарстан Чемпионатын 19–21 декабрьгә күчердек. Аның нәтиҗәсе быелгы рейтингка керми, ә җиңүчеләре киләсе елның апрелендә Россия Чемпионатында республика данын яклаячак. Көрәш сөючеләргә дә, ярышлар оештыручыларга да шулай җайлырак булыр дип уйладык.
Башка ярышлар да бар. Ноябрь башында яшьләр арасында Федерация Кубогына бәйге узачак. Монысы – командалар рейтингын билгеләячәк соңгы ярыш. Аннары Илгизәр Димиев истәлегенә бәйге булачак. Чаллыда Татарстан Диния нәзарәте кубогына ярыш булачак. Көрәшкән кешегә келәме җитәрлек.
– Елга нәтиҗә ясый алабызмы инде?
– Рейтинг турында сөйләшсәк, Чаллының әлегә – 31, Балтачның 30 очкосы бар. Әлмәт тә шул тирәдә. Башкаларның да калышасы килми. Ничек булып бетәсен бер Ходай гына белә. Көрәшчеләр тигез, көндәшлек көчле. Ахырга кадәр ярышалар. Һәркайсының беренче буласы килә. Спортчының табигате шундый.
Ә нәтиҗәне һәркем үзенчә ясый ала. Менә карагыз: быел 339 Сабан туе булды. Районнарда 210 ярыш узды. Әйтик, Балтач яки Кукмара кебек дистәдән артык бәйге уздырган 10–15 район бар. Болар бит район күләмендәге бәйге генә түгел. Анда күрше-тирәләр дә җыела, хәтта чит төбәкләрдән киләләр. Шулай итеп, барысын бергә кушсаң, 550ләп ярыш килеп чыга. Бик зур күрсәткеч. Башка бер спорт төрендә дә мондый хәл юк. Татар булганда, аның көрәше дә булачак. Безнең халык көрәшне ярата, ул аның мәгънәсен аңлый. Ул аны үзе китереп чыгарган, кагыйдәләре камилләшкән. Асылы бер: күтәреп алып салырга кирәк. Безнең халыкның канында ул.
– Шулай да иң зур вакыйга БРИКС Уеннарында көрәш ярышы узу булгандыр.
– Әлбәттә. Егетләребез көндәшләреннән бер башка өстен булганын раслады. Иң авыр ике егетебез көндәшләрен 5 секунд эчендә аркасына салды. Алар тарихка кереп калды. Моның мәгънәсе, еллар узгач, тагын да яхшырак аңлашыла.
– Берәүләр авылда БРИКС Уеннарына көрәшче әзерләсә, икенчеләр ярышка команда туплап җибәрә алмый. Ник алай килеп чыга?
– Барысы да район башлыгы, ягъни «глава»га барып тоташа, дип әйтәләр. Әлбәттә, аларның көрәшкә мөнәсәбәте мөһим. Ләкин район башлыгы көрәшчеләр белән үзе шөгыльләнә алмый бит инде. Ияртеп баручы лидерлар кирәк. Шөкер, көрәшкә ярдәм итүче егетләребез аз түгел. Аларга рәхмәт! Барлык районнарны йөреп чыктык. Сөйләштек, килештек кебек, әмма кайберләрендә берни үзгәрмәде. Күптән түгел Актанышта Беренче Президент Минтимер Шәймиев призларына юбилей ярышы булды. Былтыр 330 егет җыелды. Быел 350не көткән идек, ә турнирда 380 кеше чыгыш ясады. Булмаган районнарны санасаң да, сүксәң дә, көрәшчеләре юк. Шул ук вакытта икешәр команда куя алырлык районнар бар. Мөмкинлекләре бар икән, килсеннәр, көрәшсеннәр рәхәтләнеп.
– Авылда малайлар кимегәндә бик рәхәтләнеп тә булмый бит.
– Шуңа күрә үзәкне көчәйтергә кирәк. Менә Казанда бу эшкә Расих Габдрахманов ныклап алынды. Көрәшче һәм эшмәкәр егет. Эшне дә оештыра, тренерларга хезмәт хакын да түли. Әле санап утырдык, элек Казанда 12 генә урында көрәшсәләр, хәзер 20дән артык. Яхшымы-яманмы, ул эш башланып китте, хәрәкәт бар.
– Хәрәкәт димәктән, 60 яшегезне ничек тутырасыз?
– 60 тулгач, 61 гә китәрбез, Алла боерса. Кечкенә вакытта 60 яшь дигәч, карт бабайлар күз алдына килә иде. Алай ук түгел икән. Шушы гомернең 40 ы көрәштә узды. Ковид дигән нәрсә чыкканчы ветераннар арасында Сабан туйларында бил алышып йөрдем. Күп көрәштек, әмма бөтен игътибарны шуңа бирдем дип әйтә алмыйм. Укуны да, эшне дә калдырган булмады. «Сельхозхимия»дә директор булып эшлим. Эштән соң барып үлчәнәм дә иртән нәрәт биргәч барып көрәшәм.
Бернинди әзерлексез бил алышкан, кар өстендә шөгыльләнеп, Татарстан Чемпионатын откан вакытлар булды. Бүгенге шартлар белән чагыштырып булмый. Хәзер тренерлар яки әти-әниләр ияртеп йөри. Безне алай өйрәтмәделәр. Әле дә истә: 9 нчы сыйныфта укыган елны «Игенче» колхозы призына Кышкы Сабан туе уздырдылар. Күрше Күәмгә менәргә кирәк. Кич белән клубка җыелып, үзара кем ничек ярышасын бүлештек: гер, штанга күтәрәбез, көрәшәбез. Иртән торсак, буран котыра. Бармыйбыз, диделәр. Җәяүләп берүзем чыгып киттем күрше авылга. Килеп җиттем, тик кеше аз, ярышны уздырмыйбыз, диделәр. Кире кайтып киттем. Ә икенче көнне мәктәптә сөйләшәләр: Сабан туе булган икән бит! Елыйсыларым килде. Беркем кушмаган бит шулай йөрергә. Барысы да теләктән тора.
– Җиңүләр күп булса да, беренчесе аеруча истәдер?
– Истә калган вакыйгалар күп. Муса Җәлил бәйгесен откан кешеләр милли герой саналды. Сезнең газетаны көтеп алалар иде. 19 яшьтә авыл Сабан туенда батыр калдым. Ничек онытасаң? Әтнәдә батыр калгач, мине мәйданнан күтәреп алып чыгалар. Халык кычкыра, мин кул болгыйм. Җиңүләрнең барысы да кадерле. Бер-берсе белән чагыштырып булмый.
Әйе, җиңелү дә булды. Шуны әйтәсем килә: әгәр сине гадел итеп күтәреп салсалар, беркемгә дә үпкәләмисең. Тик шундый мизгелләр булды: син җиңелмәгән килеш, җиңүне көндәшкә бирделәр.
– Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, федерациянең башкарма директоры буларак барысын да эшли аласызмы?
– Тырышам. Егетләргә – оештыручылар һәм хөкемдарларга һәрвакыт кабатлап торам: җиңгәне дә, җиңелгәне дә канәгать булырга тиеш. Төп бурыч – иң көчле кешене ачыклау. Беренче чиратта гаделлек. Кешенең күңелен төшерсәң, ул аны бервакытта да онытмый.
Селекциядә шундый әйбер бар: орлыкның гектарыннан 70–80 центнер бирә торган потенциалы булмаса, ашлама кертеп тә, технология белән дә андый уңыш алып булмый. Хәзер исә талант кына җитми. Уңышның 90 проценты – тырышлыкта. Эштә дә, тормышта да көн-төн эшләргә кирәк. Батыр, чемпион исеме генә өстенлек бирми.
«ВТ» белешмәсе
Марсель Шәрипҗан улы Таһиров 1964 елның 25 октябрендә Әтнә районының Әйшияз авылында туган. Татарстанның – 9, Россиянең 2 мәртәбә чемпионы. 4 тапкыр Муса Җәлил бәйгесен откан. Атказанган спорт остасы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat