Миңнеханов: «Инженерлар мәктәбендәге диплом проектлары стартап буларак әзерләнергә тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында фән һәм югары квалификацияле кадрларның республика оешмаларының технологик үсеш нигезе булуын билгеләп үтте, шул ук вакытта инженерлар мәктәбендәге диплом проектларының стартап буларак әзерләнергә тиешлеген дә искәртте.

«Фән һәм технологик үсеш елы кысаларында республикада Татарстанның тикшеренү һәм белем бирү мөмкинлекләрен ныгыту, яшь галимнәрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм, фән һәм сәнәгать хезмәттәшлегенең нәтиҗәлеген арттыру юнәлешендә яңа инициативалар эшли башлады», – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов бу урында иң беренче чиратта инженерлык мәптәрләре үсеше күздә тотылуын искәртте. Республикада шундый алты проект тормышка ашырыла. «Инженерлар мәктәбендәге диплом проектлары стартап буларак әзерләнергә тиеш», – диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре