Миңнеханов Пермь университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында вәхшиләрчә һөҗүм оештырылу турындагы яңалык татарстанлылар йөрәгендә сыкрау уятты. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын ихлас күңелемнән уртаклашам. Кайгырабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим», – дип язды ул үзенең Instagram сәхифәсендә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре