Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Могамедсәлим Магомедов әйтүенчә, Татарстан – илкүләм сәясәтне тормышка ашыруның ачык мисалы. Бу хакта ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”ның пленар утырышында әйтте.
“Безнең илдә дин иреге өчен бөтен шартлар да тудырылган. Татарстан – дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның ачык мисалы”, – диде ул.
Аның әйтүенчә, Россия башка илләр белән сөйләшүләр өчен ачык. “Без сөйләшүләргә һәрвакыт ачык. Ислам илләре белән мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт һәм илкүләм мәнфәгатьләр нигезендә корыла”, – диде Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары.
Россиянең күп милләтле һәм күп динле булуын да искәртте ул. “Без – күпмилләтле һәм күп динле ил. Россияне ислам иле дип тә атарга мөмкин. Иң мөһиме – милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулык булырга тиеш”, – диде Могамедсәлим Магомедов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез