Газетага язылу

«Могҗиза» студиясе «ВТ»да кунакта булды

Газетабызның тугры дуслары, инде күбесенең язмышы газета битләрендә бәян ителгән сабыйлар редакциягә кунакка килде. Кәрим Тинчурин театрында эшләп килгән «Могҗиза» студиясенең яшь артистлары «Ватаны Татарстан» газетасының тарихы белән танышты, баш мөхәррир Илназ Фазуллин белән сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

«Могҗиза» студиясе «ВТ»да кунакта булды

Физик мөмкинлекләре чикләнгән бу балалар алдында чикләр юк. Күбесе коляскада гына йөрсә дә, тормышка гашыйк, ни теләгәннәрен белгән балалар алар. Театр студиясенә йөрү аларны бөтенләй башка яктан ачкан.

«Во благо вместе» хәйрия фондының «Могҗиза» студиясендәге кураторы Ландыш Имамиева сөйләвенчә, алар үзләренә ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә рәхмәтле.

– Хәйрия фондын оештыручы Альбина Сәлимгәрәевага чиксез рәхмәтлебез. Инде 8 ел дәвамында күпме әти-әнине сөендереп, авыру балаларга киләчәккә юл ачалар. Үз улым да, шушы театрда йөреп, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керде, икенче курсны тәмамлады, – ди ул. – «Могҗиза» студиясе театр бинасына күчкәч, сабыйлар үзләрен чын актер итеп тоя башлады.  Кәрим Тинчурин театры артистларына рәхмәтебез чиксез. Алар сабыйлар белән эшләргә риза булды. Безнең балаларыбызның да башкалардан ким түгел икәненә тагын бер кат инандырды алар.

«Могҗиза» театрына йөрүчеләр «Сабантуй» журналында да кунак булды. Журналның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова сабыйлар белән бик матур әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде, тагын кунакка чакырып калды.

– Безнең бу очрашу күңелебездә озак сакланыр. Коляскалар белән булгач, кыенсынып торган идек. Шөкер, «Татмедиа»на кергәндә үк шат күңелле, ярдәмчел сакчы Рәүф Гәрәфетдинов каршы алды. Безнең балаларыбызга уңайлы итеп керү-чыгуны оештырды. «Ватаным Татарстан» газетасында чәй табына янында сөйләштек. «Сабантуй» редакциясенә дә чиксез рәхмәтлебез. Балаларыбызны бик сөендердегез, – ди Балык Бистәсеннән үк килгән Земфира Сөнгатуллина.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре