Россиядә йөзләрчә кеше шундый хат алган инде. Хатта кешенең тәгаен теге яки бу поликлиникага йөрүен раслау – теркәлүен озайту яки теркәлүдән төшү тәкъдим ителә. Моның өчен сылтама аша керергә кирәклеге әйтелә. Аферистлар доменнарын (moezdorovie рәвешендә) медицина яки дәүләт оешмаларыныкына охшатып терки.
Сылтама «кертеп җибәргән» сайт та рәсми сайтка охшаш. Аның аша күчкәч, телефон номерын кертү сорала. Ә астында ике төймә: «Продлить» һәм «Открепить» тора. Кеше, кайсын сайлавына карамастан, талон номеры ала. Аны регистратура җибәрү тәкъдим ителә.
Шуннан соң ике очракның берсе булырга мөмкин. Беренчесендә, «талонны» җибәргәч, имештер, әлеге номер аша Дәүләт хезмәтләре порталына керү күрсәтелгән кисәтү пәйда була.
Аннары «аккаунтның сакланышын тикшерү өчен» «белгечнең» шалтыратачагы вәгъдә ителә. Икенче очракта озакламый регистратурадан шалтыратачаклары турында хәбәр килә.
Белгечләр әйтүенчә, алдашуның беренче этабы шуның белән тәмамлана. «Соңыннан аферистлар, медицина оешмасы исеменнән шалтыратып, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтка керү мөмкинлеге бирердәй гамәлләр кылуга күндерә», – дип аңлатып үтелгән «Лаборатория Касперского» оешмасында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез