6 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләрдә тикшерү үткәрелүе турында кисәтте
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү булачак машина йөртүчеләрнең әзерлек сыйфатын контрольдә тоту өчен үткәрелә, дип яза «Татар-информ».
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бар, әмма юк
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Мәскәүдә Туризм.РФ корпорациясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрде
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туризм.РФ корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Волонтерлар кабат ерак сәфәргә кузгалды
Балтачның Елена Вәлиева җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме әле егерме көн элек кенә СВОдагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайткан иде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Мәгариф
Сабыйлар аптырап калмас
Без Карадуган балалар бакчасында сабыйларны кече яшьтән үк һөнәрләр белән таныштыра башлыйбыз.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин булды
Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты итеп, вакытыннан алда вәкаләтләрен туктаткан республика парламентының элеккеге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына, Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Бурычлы яз: илдә яшәүчеләр әҗәткә баткан
45 триллион сум. Илдә яшәүчеләрнең банкларга һәм башка кредит оешмаларына әнә шул кадәр бурычы җыелган. Россия Банкы хәбәр итүенчә, бу – рекорд сан. Әҗәтнең яртысы диярлек ипотека кредитына туры килә. Шул ук вакытта бурыч йөген тартучыларның һәр икенчесе диярлек өч һәм аннан да күбрәк кредит рәсмиләштергән. Әҗәтсез тормыш бармы? «ВТ» әнә шул сорауга җавап эзләде.
-
Яңалыклар
СВОда аягын югалткан хәрби хезмәткәр Андрей Малахов тапшыруында Римма Никитинага тәкъдим ясады
«Россия 1» каналының Андрей Малахов тапшыруында махсус хәрби операция зонасында аягыннан мәхрүм калган Наил Рәҗәпов популяр татар җырчысы Римма Никитинага тәкъдим ясаган. Артист «әйе» дип җавап биргән. Бу хакта «ТНВ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда кемнәрнең социаль өстәмәгә дәгъва кыла алуларын аңлаттылар
Республикада эшләмәүче пенсионерлар, айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә ала. Быел төбәктә әлеге минимумның күләме 13 844 сум тәшкил итә. Ә инде республикада өстәмәнең уртача күләме – 3611 сум. Бу хакта «Татар-информ» Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Казан хакимиятенә су басулар турында 75 мөрәҗәгать килгән
Татарстан башкаласында бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгаларының торышына даими мониторинг үткәрә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив рәвештә хәл итү өчен аны шәһәр районнары хакимиятләренә тапшыра.
-
Яңалыклар
Кайбер табибларны вакытыннан алда пенсиягә җибәрергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының «Справедливая Россия» фракциясе депутатлары «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирүне тәкъдим иткән. Бу җәһәттән закон проекты парламент палатасына карап тикшерүгә кертеләчәк. Башлангыч авторлары – партия лидер Сергей Миронов һәм Думаның Сәламәтлек саклау комитеты рәисе беренче урынбасары Федот Тумусов дип хәбәр итә «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Мошенниклар «поликлиника хатлары» аша алдый башлаган
Аферистлар, имештер, медицина оешмалары хатлары аша телефон номерларын кулга төшерә башлаган. Алдашуның тәүге этабы гына әле бу. Аларның төп максаты – кешеләрнең Дәүләт хезмәтләре портларындагы аккааунтына үтеп керү, дип яза «РИА Новости», «Лаборатория Касперского» мәгълүматларына таянып.
-
Яңалыклар
Казанда Космонавтика көненә багышланган кан бирү акциясе уздырыла
Акция 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр уза. Анда сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган, тән авырлыгы 50 килограммнан артык балигъ яшьтәге студентлар катнаша ала. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Фаҗигадән соң
«Түбән Кама Нефтехим»дагы заводларның берсендә булган вакыйгалар әле дә көн кадагында. Өч көнлек матәм узганнан соң да шәһәр фаҗига шаукымында яши, предприятие гадәттән тыш хәл режимында эшли. Тикшерү эше дәвам итә, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелә.