Казанның кече елгаларында су апрельнең беренче яртысында күтәрелер дип көтелә. Профильле ведомстволар мәгълүматлары буенча, күпчелек сулыкларда су дәрәҗәсе нормада калачак, күтәрелгән очракта да бары тик 30-150 сантиметрга артырга мөмкин. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казанның Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин сөйләде.
Су басу буенча вәзгыять контрольдә тотылуга карамастан, шәһәр җитәкчелеге профильле хезмәтләрне эш темпларын киметмәскә чакыра. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, кыш айларында кар чыгару буенча масштаблы эш башкарылмаса, нәтиҗәләр күпкә җитдиерәк булыр иде.
– Карлы кыш артыннан Казанга җылы яз килде. Бәхеткә, төнлә салкын булды. Әгәр көндез дә, төнлә дә җылы булса шәһәрне су басар иде, мөгаен. Кышын карны чыгарып эретеп баруыбыз да, безгә файдага булды. Шәһәр урамыннан 1,7 млн тоннадан артык кар чыгарылды. Ләкин тынычланырга иртәрәк әле дип саныйм. Казанда Идел белән Казансудан тыш, вак елгалар – Нокса, Киндерле, Вертлевка елгалары ага. Язын хәтта иң кечкенә елга да яр буйларында яшәүчеләргә куркыныч тудыра ала, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. Аның сүзләренчә, Казан хезмәтләре өчен язгы ташуга әзерлек-ул гадәти эш процессы булса да, карлы кыштан соң күзәтү эшләре көчәйтелә. Авылларда гына түгел, шәһәрдә дә тәүлек буе кизү тору оештырыла. Елгалардагы су биеклеге тәүлегенә ике тапкыр тикшерелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, Куйбышев сусаклагычы чикләрендә Идел боздан тулысынча 20-25 апрель көннәрендә арыныр дип фаразлана. Сергей Чанкин үз чиратында, язын бар әйбергә дә әзер булырга кирәк дип саный.
– Уңай фаразларга карамастан, гадәттән тыш хәлләрнең кинәт булуы турында онытырга ярамый. Апрель- җылы көннәре, мул яңгырлары белән дә гаҗәпләндерергә ярата, ә мондый һава торышы язгы су басуларга китерә, – дип билгеләде Сергей Чанкин. Шәһәрдә оператив реакция системасы җайга салынган. «112 ГЛОНАСС» системасы аша килгән су басулар турындагы барлык хәбәрләр бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) тарафыннан эшкәртелә. Мәгълүматлар район администрацияләренә һәм профильле предприятиеләргә: «Водоканал» МУП, «Горводзеленхоз» МУП һәм «Шәһәр күперләре» предприятиеләренә тапшырыла. Аларның бригадалары яңгыр канализациясен чистарту һәм кар суын суырту өчен урыннарга чыгалар. Хәзерге вакытта бердәм дәүләт инспекциясенә 75 мөрәҗәгать кергән. Аларның 72се инде тикшерелгән. Язгы ташу очракларын өстәмә контрольдә тоту өчен белгечләр гидрологик кизү постлары ярдәмендә Нокса һәм Киндерле елгаларында су дәрәҗәсен өзлексез тикшерә. Төп күзәтү пунктлары Мамадыш һәм Себер трактларында, Белянкино бистәсе, Азино урамындагы күпер корылмалары астында, шулай ук Салмачы һәм Привольный бистәләрен тоташтыручы күпер астында урнашкан. Гидропостларда су дәрәҗәсе турындагы мәгълүмат шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тәүлегенә ике тапкыр, ә хәлләр начарайганда – һәр дүрт сәгать саен килеп тора икән.
Моннан тыш шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык комитеты каты коммуналь калдыклар урнаштыру объектларындагы дренаж каналларын чистарту белән мәшгуль. «Водоканал» һәм шәһәр предприятиеләре төрле яклап тикшерү үткәрә һәм су агызу системаларының торышын күзәтә. Шулай ук Идел буе су җыю җайланмаларының, җир асты су җыю корылмаларының һәм канализация чистарту корылмалары комплексларының эшчәнлегенә һәм бөтенлегенә күзәтчелек көчәйтелгән. Эчә торган суга катгый лаборатор контроль алып барыла. Гидротехник корылмаларның су асты өлешләре, су агызу һәм су алу коелары җентекләп тикшерелә.
Район администрацияләренә язгы ташуга каршы чаралар күрүгә финанслар бүленеп бирелүен дә онытырга ярамый. Шушы акчалар хисабына эшләрне башкаруга муниципаль контрактлар төзелгән. Сергей Чанкин игътибар иткәнчә, махсус комиссия (гражданнарны яклау идарәсе, район администрацияләре, ТР буенча Роспотребнадзор вәкилләре) шәһәр халкының вакытлыча урнашу һәм туклану пунктларын тикшергән. Чара уңайлы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тәэмин итүгә, халык арасында йогышлы авыруларны булдырмауга һәм язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән.
Киңәшмә барышында район башлыклары үз территорияләрендә булган вәзгыять белән таныштырды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Төньяк, Коры Елга, Борисоглебск һәм Дуслык бистәләре куркыныч зоналарга кергән. Районнар башлыгы Ренат Шәмсетдинов елгаларда су дәрәҗәсе күтәрелүен, әмма норма чикләрендә калуын, ә су басуларны мониторинглау көн саен алып барылуын билгеләп үтте. 12 марттан администрациягә 78 мөрәҗәгать килгән. Хәзерге вакытка подрядчылар 600 дән артык яңгыр сулары ага торган җайланмаларны чистарткан һәм 2 мең кубометрдан артык су суырткан.
Киров һәм Мәскәү районнарында, администрация башлыгының беренче урынбасары Айдар Сәгетдинов сүзләренчә, су басулар Займище, Җиләкле һәм Кызыл Тау бистәләрендә теркәлгән. Бердәм дәүләт инспекциясе системасы буенча барлыгы 57 мөрәҗәгать кабул ителгән. Администрация базасында тәүлек буе кизү тору оештырылган: 112 кешедән торган 44 маневр төркеме төзелгән, 12 йөк автомобиле, 29 берәмлек махсус техника, 10 мотопомпа һәм 30 насос әзерләнгән.
Вахитов һәм Идел буе районнарында су басуга каршы чаралар узган елның август аенда ук Борисково, 1нче Май һәм Салмачы бистәләрендә башкарыган. Су үткәрү каналлары буйлап 9,2 мең кв.метрдан артык территория, шулай ук Нокса елгасы үзәне чистартылган. Районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, эшләр куакларны кисүне, шулай ук елгаларны ләм һәм чүп-чардан чистартуны үз эченә алган. Агымдагы елда, февраль ахырыннан башлап, су басу ихтималы булган территорияләрдән кар чыгару, торбаларн ачу эшләре алып барылган. 10 марттан кайнар линиягә су басу турында 51 мөрәҗәгать кергән, барлык гаризалар оператив эшкәртелгән. Күпфатирлы йортларның территорияләре контрольдә кала: куркыныч зонага 20 адрес эләгә.
Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, 12 марттан районда су басу турында 24 хәбәр теркәлгән, барлык участоклар да эшкәртелгән. Оператив җавап бирү өчен 22 маневр төркеме (98 кеше) төзелгән. Контракт кысаларында барлык төп су агызу канаулары һәм су үткәрү торбалары чистартылган.
– Без күпер корылмаларына һәм елгалар үзәннәренә даими мониторинг алып барабыз. Күперләр астында боз юк, су дәрәҗәсе көн саен күзәтелә һәм күпьеллык уртача күрсәткечләр чикләрендә тора. Өстәмә рәвештә 19 кишәрлектәге суүсемнәр чистартылды, 19 ауган агач киселде һәм чыгарылды, – дип ассызыклады Роман Фәтхетдинов.
–Ике район аша ага торган Нокса һәм Киндерле елгаларына даими мониторинг үткәрергә кирәк. Халык мөрәҗәгатьләренә игътибар итәбез: алар үзәннәргә эләккән ботаклар һәм агачлар су басуга китерә торган тоткарлыклар тудыра, дип язалар. Аларны вакытында мониторингласаң һәм җыештырсаң, безгә дә, халыкка да җиңелрәк булачак, - дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Башкарма комитет җитәкчесе район башлыкларына, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәргә аерым игътибар бирергә кушты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез