Газетага язылу

65 яшьлек хатын-кыз ФСБ һәм Үзәк Банк «хезмәткәрләренә» 6 миллион сум акчасын биреп җибәргән

Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 6 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Аферистлар Кама Аланында яшәүче бу ханымга шалтыратып, үзләрен идарәче компания хезмәткәрләре буларак таныштырган. Шуннан соң хатын-кызга, имештер, Роскомнадзордан хәбәр килгән. Соңыннан  пенсионер белән ФСБ һәм Үзәк Банк “хезмәткәрләре” элемтәгә кергән.
Мошенниклар хатын-кызны, янәсе, счетындагы акчаларын кемнеңдер Украинага күчерергә маташуына ышандырган. Пенсионер шуларның кушуы буенча счетыннан 5 миллион сум алып, аны курьерга тапшырган. Икенче көнне аферистлар, сезнең исемгә кредит алганнар, дип алдап, беркатлы хатын-кызның тагын 1 миллион сум акчасын кулга төшергән. Бу акчаны инде ул эшендәге җитәкчесеннән бурычка алып торган.
Әлеге очрак буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре