7 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Социаль сәясәт комитеты утырышында авыл халкын дарулар белән тәэмин итү хакында фикер алыштылар
Бүген Питрәч районында узган Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында Татарстанда авыл халкын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан интеллектуаль уен оештырды
Яр Чаллы ЗАГС идарәсе Тантаналар сараенда булачак яшь парлар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган интеллектуаль уен оештырды. Булачак ир белән хатын гаилә, иң кадерле кыйммәтләр, тугрылык, бәхетле тормыш, балалар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
-
Яңалыклар
20 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау узачак
20 сентябрьгә билгеләнгән Бердәм тавыш бирү көнендә Россия буенча төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Барлыгы 20 меңнән артык мандат тапшырылачак, дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча утырышында. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче яртыеллыкта юл йөрү кагыйдәләрен бозган компанияләрнең антирейтингы билгеле
Татарстан Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе оешмалар йөртүчеләренең юлларда йөрү кагыйдәләрен үтәве, дөресрәге, үтәмәве турында яңартылган мәгълүматларны дөньяга чыгарган. Рейтинг быел гыйнвардан июнь аена кадәрге статистика нигезендә, предприятиеләр җитәкчеләренең юллардагы иминлеккә игътибарын җәлеп итү максатында төзелгән.
-
Яңалыклар
Казан үзәгендә берничә урам ябыла
«Төнге Казан-2026» велофестивален уздыруга бәйле рәвештә Казанда 11-12 июльдә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитетына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда Volkswagen юл кырыена «очкан»: һәлак булучылар бар
Тәтеш районында юл фаҗигасе булган.
-
Яңалыклар
Белгеч этнең кешедәге яман шешне ничек билгели алуы турында сөйләгән
Ветеринар Фроленко этләрнең хуҗасындагы авыруны ничек билгели алуын әйткән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Мәктәп 21»дә белем бирү программасы катнашучылары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк икътисады өчен кадрлар» белем бирү программасында катнашучылар белән очрашты. Программаның икенче модуле «Мәктәп 21» Казан кампусында старт алды, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
65 яшьлек хатын-кыз ФСБ һәм Үзәк Банк «хезмәткәрләренә» 6 миллион сум акчасын биреп җибәргән
Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 6 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстан Лисичанскиның күп балалы гаиләләренә адреслы ярдәм тапшырды
Лисичанскиның күп балалы гаиләләренә Татарстан ягыннан ярдәм даими нигездә алып барыла – ярдәм адреслы рәвештә гаиләләрнең конкрет таләпләренә туры китереп формалаштырыла.
-
Яңалыклар
Сәнәгать министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» хезмәттәшлек турында килеште
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Яклар республикада инновацион технологияләрне һәм робототехника базарын бергәләп үстерергә җыеналар.
-
Яңалыклар
Гөлфәридә Могыйзовага 95 яшь тулды
-
Яңалыклар
Татарстанның балалар һәм үсмерләр оешмалары 9 миллион сум чамасы откан
«Алдынгылар хәрәкәте»нең башлангыч бүлекләре бәйгесендә Татарстаннан 38 мәктәп, балалар бакчасы һәм үсмерләр клубы җиңгән. Аларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр акча тапшырганнар. Отышның гомуми күләме – 8 800 000 сум.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Телефон хокукы
Бу көннәрдә Төньяк Америка материгында футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Футбол белән идарә итә торган халыкара оешмалар FIFA һәм UEFA карары белән Россия җыелма командасы ярышлардан 2022 елда ук читләштерелде һәм 2022 елгы чемпионатта катнаша алмады.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Инвесторлар паникага якын халәттә
Россия икътисады һәм финанслары өчен глобаль фон һәм эчке вазгыять уңай түгел.