Үсмерләр теле белән сөйләшсәк, бу яңа мавыгуларны үз исемнәре белән зацепинг, руфинг, диггерство, сталкерство дип атарга кирәк. Әмма алар белән бу турыда сөйләшергә, уртак тел табарга да җиңел түгел. Чикнең теге ягында – интернет киңлегендә – психологлар, баланың күңелен белеп эш итүче җинаятьчеләр тора.
– Әнә шулай вакытын поезд һәм корылма түбәләрендә уздырган үсмерләрне яңа мохиткә ияртеп алып кереп китүчеләре дә ерак йөрми. Җинаять юлына барып җитәргә – бер адым. Аларны анда яңа «дуслар», криминаль мохит сагалап тора, – дип кисәтә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. – Шуның өчен без мондый хәлләрне булдырмас өчен ныграк эшләргә тырышабыз. Социаль челтәрләрдә меңләгән аккаунт тикшерелде. Куркыныч тудырган 112 аккаунт табылды. Мәктәпләрдә дә укучыларның шәхси битләрен күз уңында тотабыз.
Профилактика чараларының ярдәме зур. Мәктәпләрдә узган тестлар аша куркыныч төркеменә кергән балаларны ачыклыйлар. Бүген Татарстанда эчке контрольдә 92 мең бала тора. Әмма бу балалар – җинаятьчеләр дигән сүз түгел. Аларга үзгә мөнәсәбәт, ярдәм, игътибар кирәклекне аңлата бу. 2400 бала ПДНда учетта тора, ә 9,5 меңе даими рәвештә мәктәп уставы кагыйдәләрен боза.
– Үсмерләрнең алда искә алынган мавыгулары шәһәр балаларына гына кагылмый, авылдагыларга да барып җитә. Аның чыганагы билгеле, ул – интернет. Без хәзер җинаятьчеләрдән бер адым алда булырга тиеш. Тыеп кына булмый, тыелган әйбер тагын да ныграк игътибар җәлеп итә, – ди министр урынбасары.
Хәзер балаларны җинаять юлыннан саклар өчен, аңлату эшләрен бакчадан ук башларга кирәк, ди белгечләр. Шулай эшлиләр дә. «Алдынгылар хәрәкәте» балалар бакчаларында да профилактика чаралары уздыра.
– Шулай итмәсәң булмый. Бала әле сөйләшә дә белми, аңа инде телефон тоттырып куялар. Димәк, бакчада чакта ук эшли башларга, телефондагы куркынычлар турында аңлата башларга вакыт. Укырга кергәч, соң булуы да бар, – ди Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.
Куркынычсызлык өлкәсендәге хокук бозулары өчен бер елда 68 үсмер тоткарланган. Шуларның 34 очрагы тимер юлларга бәйле. Күпчелеге зур шәһәрләрдә теркәлсә дә, Кукмарада да бер очрак бар. Анда да тимер юл линиясе уза.
– Җинаятькә якын торган мондый эшкә барып, балалар үзләренә дә зыян сала, объектларны төзәтергә зур чыгымнар да таләп ителә. Әлбәттә, мондый очраклар тикшерү комитетына юллана. Үсмер барыбер үз җәзасын алмыйча калмый, – ди Илсөяр Гарифуллина.
Закон буенча тыелган гамәлләр еш кына сәламәтлек ягыннан да төзәтелмәслек хатага китерергә мөмкин. ДРКБның табиб-травмотолог-ортопеды Ленар Дзюменко шуларның берничәсен санап күрсәтте.
– Түбәдән түбәгә сикереп йөргәндә егылып имгәнүче балалар аеруча күп. Җәй башыннан экстремаль шөгыльләргә бәйле 5–6 очрак белән очраштык инде. Баш һәм арка мие, умыртка баганасы, эчке әгъзалар җәрәхәтләре алалар. Кызганыч, бу сикерүләр үлемгә китергән очраклар да бар. «Зацепинг» белән мавыгып, поезд түбәсендә чабып йөрүче балалар бик каты пешә, тышкы яктан гына түгел, эчке әгъзалары да яна. Андый балаларның исән калуы икеле. Контент төшерү, дусларың алдында өстенлегеңне күрсәтергә тырышуның нәтиҗәсе әнә шундый булырга да мөмкин, – ди табиб.
Бизмәннең бер ягында – сәламәтлек, икенчесендә – җинаять эше. Мондый мавыгулардан үсмернең җиңүче түгел, җиңелүче булып чыгуы көн кебек ачык. Закон сиңа кагылмаганда гына гадел кебек. Үз башыңа төшсә, бик тә аяусыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез