Газетага язылу

Нәсел көче: Казанда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең җиңүчеләрен котладылар

Нәсел тарихын белмәгән кеше үз эзен калдыра алмый. «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивалендә финалга чыгучылар әнә шулай ди. Алар гаилә кыйммәтләрен ничек саклый? Тел һәм гореф-гадәтләрне буыннан-буынга ничек җиткерә? Гаилә бәйрәмен без дә күреп кайттык.

Нәсел көче: Казанда «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең җиңүчеләрен котладылар

Әлеге фестиваль республикада быел сигезенче мәртәбә уздырыла. Шушы вакыт эчендә ул 1451 гаиләне һәм җәмгысы 20 меңнән артык кешене берләштергән. Быел исә 37 районнан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 152 гаилә көч сынашкан. Финалга барлыгы алты гаилә чыккан. Алар арасында чуаш, удмурт, керәшен, татар гаиләләре бар.

Фестивальнең йомгаклау чарасы Камал театрында узды. Чын гаилә бәйрәме булды ул! Конкурста катнашучыларның һәркайсы нәсел шәҗәрәсен эшләгән. Алар милли костюмнардан үзләренә хас булган ризыкларын тәкъдим итте. Әби-бабайлар гаилә җылысын, телне ничек оныкларына җиткерүен сөйләде. Үзең белсәң, балаң да туган телдә сөйләшәчәк. Әнә шул кагыйдә белән яши алар.

Нәсел фәлсәфәсе

Теләчедән килгән Гарифовлар гаиләсендә инде 400 ел мәгърифәт җепләре өзелми. Бу нәселдән 150 дән артык укытучы, академик чыккан. «Габделгазиз бабабызның 11 малае, өч кызы булган. Шуларның җидесе – мулла. Гомумән, нәселебездә 50 ләп мулла бар. Алар мәчет, мәдрәсәләр салган, иганәчелек эше белән шөгыльләнгән. Гаиләбезнең көче – бердәмлектә. Барыбыз бергәләшеп Теләче районын Айдар авылына җыелабыз», – ди Нурия апа Батырбаева.

Әгерҗедән Гончаров–Габитовларларның исә җиде буын бабалары да – умартачылар. «Бу – гореф-гадәт кенә түгел, нәсел фәлсәфәсе дә. Тәмле бал гына җитештереп калмыйбыз, үз нәселебезнең тамырларын да беләбез. Ә ул тирәндә ята», – ди алар.

Бәйгедә катнашкан гаиләләр тарих турында гына сөйләп калмады, күңел җылысын да өләште. Түбән Камадан Хәсәнҗановлар егетләрне армиягә озату йоласын күрсәтте. Бабалары да яуга киткәндә карамага кулъяулык бәйләп калдыра торган булган. Хәзер инде оныклары армиягә киткәндә шулай эшли. «Үзем алты бала үстердем, өчесе СВОда. Шөкер, барысы да исән-сау. Бүген алар да фестивальдә катнаша», – ди Наилә апа Әхмәтҗанова.

Сүзгә шул нәсел кызы – Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры Раушания Сәүбанова кушылды.

– Шәҗәрәне Түбән Камадагы туганнарыбыз Фәйрүзә белән Таһир гаиләсе барлады. Без дә булыштык. Шәҗәрәбезне барлап, XI гасырга кадәр төшеп җиттек. Бабаларыбыз – сугыш ветераннары, һәркайсының медальләре бар, – дип сөйләде ул. – Бу бәйгедә катнашу тамырларыбызны барлап, балаларыбызга тапшыру белән дә кадерле. Туганлык хисләрен онытмасыннар, бер-берсе белән күрешеп яшәсеннәр иде. Без үзебез – бер авыл. Гаилә традицияләребез дә бар. Кызларны кияүгә биргәндәге йолаларны үтибез.

Финалистлар арасында Нурлаттан Артамоновлар (чуаш гаиләсе), Алексеевск районыннан Егоровлар (чуаш гаиләсе), Кайбычтан Мышевлар (рус гаиләсе), Әгерҗедән Гончаровлар–Габитовлар (удмуртлар) да бар иде.

Кыйблага кайту

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов шәҗәрә бәйрәмендә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

– Тормышта бернинди бизмәннәргә дә салып булмый торган рухи кыйммәтләр бар. Әлбәттә, ул – беренче чиратта, гаилә кыйммәтләре. Гаилә ул –җәмгыятьнең, илнең күзәнәге. Бу күзәнәк рухи һәм физик яктан сәламәт булган саен, дәүләт тә шуның кадәр тотрыклы үсештә була, – диде Марат Әхмәтов. – Бу очрашу искиткеч мәгънәгә ия. Ул Халыклар дуслыгы елының да матур бер өлеше булыр дип уйлыйм. Киләчәктә дә зуррак проект булып колач җәясенә дә һич шигем юк. Аның бүгенгесе дә – зур хезмәт.

Марат Әхмәтов чыгышында соңгы утыз елда илебездә рухи кыйммәтләрнең бик күпкә үзгәрүен дә әйтте.

– Без – үз кыйблабызны югалтып, саташып, аны читтән эзләп мавыккан буын. Бүген без үз кыйммәтләребезгә кайту юлында. Чарада тәкъдим ителгән гаиләләр, аларның яшәү рәвешләре – яңа буынны тәрбияләү, дөрес кыйблабызга бару өчен матур үрнәк. Иң сөендергәне – андый гаиләләрнең күп булуы. Алар меңләгән! Республиканың рухи тотрыклылыгы, үсеш нигезе – шундый гаилә һәм династияләрдә. Гаиләдә татулык та, матурлык та, мәхәббәт, тугрылык, мәрхәмәт тә бар. Шундый матур сыйфатлар безне көчле итә, – диде ул.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар алып килгән һәр әйбернең үз тарихы бар.

– Шәҗәрәләрне бик тырышып эшләгәннәр. Меңнән артык кешене берләштергәннәре дә бар. Шәҗәрә бит ул – үзе бер фәнни эш. Һәм аны белмәсәң, киләчәгең юк. Борынгы бабалар шулай дип әйтеп калдырган. Билгеле, әлеге эштә балалар да катнаша, – диде ул. – Монда килгән һәр гаилә – үз авылының тоткасы. Алар анда үз бәйрәмнәрен үткәрә, барлык туган-тумачаларын җыя, гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыра. Минем уйлавымча, бу гаиләләр – илнең дә терәге.

Финалга чыккан алты гаилә дә сәхнәдә җыр-бию, традицияләр аша гаилә кыйммәтләрен ничек саклап булуын күрсәтте. Ә фестивальнең җиңүчесе булып Әгерҗедән Гончаровлар–Габитовлар гаиләсе танылды.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре