Беренче тәңкәләрнең дә нәкъ менә алтын һәм көмештән ясалганы билгеле. Борынгы мисырлылар алтынны кояш алласы Раның тиресе дип уйлаган, дип язалар. Аларда ул власть, байлык, затлылык синонимы саналган. Тарихчылар алтыннан күпләп бизәнү әйберләрен дә беренче шунда ясауларын искәртә. Мисырлылар фиргавеннәрен дә алтынга «төреп» җирләгән. Тутанхамон саркофагында археологларның йөз килограммнан артык алтын табуы мәгълүм. Алтынга сусау һәм табыну Мисырдан бөтен тулылыгы белән антик дәвергә – Борынгы Греция белән Борынгы Римга, башкаларга күчкән...
Беренче алтын бизәнү әйберләре, алтын тәңкәләр барлыкка килгәннән бирле 6–7 мең ел узса да, кешелекнең алтынга мөнәсәбәте үзгәрмәде. Без һаман да шул сары металлга табынабыз. Һәм аның эквиваленты булган акчага. Алтын ышанычлырак, диләр. Күпләр бүгенге болганчык заманда булган акчасын, артык байлыгын алтын җиһазлар яисә коелмалар рәвешендә, һичьюгы виртуаль алтынга әйләндереп саклый. Чөнки алтынның бәясе арта гына тора. Алтынны хатын-кызлар да бик ярата: алтын алкалары, берничә алтын йөзеге, муенсасы булмаган хатын-кыз дөньяга бик тә кимсенеп карый.
Тарихта бер кызык хәл билгеле. Испан конкистадоры Кортес, ХVI гасыр башында хәзерге Мексика җирләренә, ацтек дәүләтенә аяк баскач, җирле халык – индеецлар бер гаҗәп хәлгә игътибар итә. Ак тәнлеләрнең бөтен сөйләгән сүзе, игътибары гел генә ацтеклар балалар уенчыгы, хатын-кызларга тараклар ясаган сары металл тирәсендә әйләнә, бар сораштырганнары шул. Җирле халык алтын белән яхшы таныш була: уенчыклардан тыш алар төрле сын-статуэткалар, бизәнү әйберләре дә коя, ясый. Җиңел эшкәртелә, йомшак, матур да кебек үзе. Тик ацтеклар да, инклар да алтынга һичкайчан табынмаган, аны культ дәрәҗәсенә күтәрмәгән. Ник ак тәнлеләр аны күрүгә нишләгәннәрен белми, ник шулай кылана соң? Йомшак булуы сәбәпле инструмент ясарга да ярамаган, корал да коеп булмаган сары металл испанлыларны ник шул тиклем шашындыра? Аптырагач, алар Кортесның үзеннән сорый. Конкистадорның җавабы шактый кызык: «Без барыбыз да алтын гына дәвалый ала торган йөрәк чире белән авыру, ул безгә йөрәкне дәвалар өчен кирәк».
Ә бит испан башкисәре алдашмый. Евразия материгы ул дәвердә алтынны бар нәрсәдән өстен күреп яши. Алай кылану Иске дөньяда инде хәтсездән чиргә, хәтта эпидемиягә әйләнгән була. Ә Американың төп халкы ул чирдән азат, ул әле бозылмаган, алтынның алар бары практик ягын гына белә.
Америка материгына кереп киткәч, чир хакында сүз кузгаткач, шунысын да әйтик, инк, ацтекларны талаудан – булган бар алтыннарын тартып алудан тыш, Америка материгы ХIХ гасырда гына да ике бизгәк – «золотая лихорадка» дип аталган ике глобаль эпидемия кичерә. Башта Колорадо үзәнендә, соңрак Аляска буйлап ага торган Клондайк елгасы ярында табигый алтын барлыгы беленүгә, җиңел генә баеп китәсе килгән дистәләрчә мең кеше – төрледән-төрле авантюристлар шул тарафларга агыла башлый. Ике бизгәк тә дистә елларга сузыла, миллионнарны чирләтә. Клондайктагы «лихорадка», андагы кешеләр, ул чорда ул тарафлардагы мохит хакында Джек Лондонның фәкыйрегез кат-кат укыган үлемсез «Төньяк хикәяләре» циклы аша тәфсилләп танышырга була...
Техник белгечләргә, байлык синонимы, табыну объекты булуыннан тыш алтынның әле практик кулланылышы да кызыклы. Электр тогы дигәндә, аны алтыннан да яхшырак үткәрә торган бүтән металл юк. Алтынның электр каршылыгы нульгә якын. Табигатьтә әлеге металл алюминий кебек күп булса, ач күзләрне кызыктырып ялтырамаса, электр үткәргечләрнең бер өлешен ихтимал алтыннан ясарлар иде. Үткән гасырның 80 нче елларында хәрби авиациядә кулланылган электроникада барлык микросхемаларның «тәпи»ләренә берничә дистә микрон калынлыгында алтын йөгертелгән була иде. Болай эшләүнең җитди сәбәпләре бар. Беренчедән, алтын беркайчан да окисьлашмый (тутыкмый), икенчедән, әйткәнебезчә, токны, электр сигналларын яхшы үткәрә, өченчедән, ул ярымүткәргечләргә – теләсә кайсы чипның төп материалы булган кремний белән германийга яхшы ябыша (яхшы адгезия), кургаш белән эретеп ябыштыру (пайка) дигәндә дә аңа тиңнәр юк. Микросхема җитештерә торган брендлы предприятиеләр әле дә аны бик теләп куллана. Чөнки электрон җиһазларның ышанычлылыгы, гарантиясе дигәндә, сары металл үзен тулысынча аклап килә.
Алтынны тутыкмавы, ничек бар, шулай саклана алу сәләте аркасында «мәңгелек металл» дип атарга да мөмкиндер. Аңа табынуга бу хәл өстәмә этәргеч булып тора. Кырык тапкыр эретеп, кырык тапкыр яңадан койсаң да, аның составы да, үзлекләре дә үзгәрми. Шуңа күрә кайчандыр Клеопатра кулындагы алтын беләзекнең бер өлеше бүген күрше хатынының бармагындагы йөзек рәвешендә йөрергә дә бик мөмкин...
Алтын, алтын... Исәпләсәң, алтынның бәясен күтәргән, затлылыгын билгеләгән әллә күпме әйтемнәр бар. Бар нәрсәне дә ясый, булдыра торган кешенең куллары турында «куллары алтын» диләр. Нефтьне «кара алтын» дип атау күптән гадәткә кергән. «Алтын урталык» дигән сүз дә шактый киң кулланыла. Уңышлы, чәчәк атуга китергән дәверне «алтын гасыр» дип атау да очрый. «Сүзең көмеш булса, дәшми калу – алтын» дигән әйтем дә без сөйләгән металлның дәрәҗәсе хакында сөйли...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез