Россия тарихында иң гадел җәмгыять – җәмәгатьчелек фикерен өйрәнә торган үзәкләрнең берсе үткәргән сораштыруларда респондентларның 67 проценты СССР чорын шул рәвешле бәяләгән. Бер яктан, бу гаҗәбрәк хәл инде. Чөнки совет чорын сагынуның андый дәрәҗәгә җиткәне моңарчы булмаган. Икенче яктан алганда, бәлки артык гаҗәпләнәсе дә түгелдер.
Бүгенге кыбырсык та, күпмедер шомлы да булган заман гади халыкка борчу-мәшәкатьләр, проблемаларны мулдан китереп тора. Катлаулы да, ашкын да яшәешнең иртәгәсе көнгә ни китерәсен чамалап булмаган чорда яшәп ятыш бит. Ничек инде шундый вакытта ипле, имин саналган, «дәүләтнең даими кайгыртуы» астында яшәгән елларны сагынмаска?
Укучы биредә игътибарын «саналган» кәлимәсенә юнәлтсә икән. Чөнки совет чоры хәзер халык зиһенендә, «үлән дә яшелрәк иде» дигән кебек, күбрәк легенда, миф рәвешендә яши. Ул чор артыгын идеаллаштырыла түгелме? Моны совет чорын уңай бәяләгәннәрнең яртысыннан күбесе яшьләр – совет заманы турында бары ишетеп кенә белгәннәр тәшкил итүе дә әйтеп, дәлилләп тора. Әлеге хәл, әлбәттә инде, бүгенге иҗтимагый вазгыять белән – тиз үзгәрүчән дөнья, яшьләр күңеленә хуш килмәгән күренешләр, күпсанлы гаделсезлекләр сәбәпле яралган канәгатьсезлек, килешмәү белән аңлатыла. Бәяләр үсешен куып тота алмаган хезмәт хаклары, авыр түләнешле ипотека, социаль лифтларның начар эшләве һәм барыннан да бигрәк тоннельнең теге башында яктылык күренер-күренмәс кенә булу, тормыш сыйфаты – болар барысы да хәзерге яшьләрнең күз алдындагы сурәт, чынбарлык.
Өлкәннәрнең яшь буынга үткән шул чор – бушка бирелгән фатирлар, бушлай алынган югары белем, дөньядагы иң алдынгы белем системасы, заманы өчен яхшы саналган медицина турында теләп сөйләве дә сурәткә яңадан-яңа төсмерләр өсти. Кешеләр арасындагы тигезлек, киләчәк ни китерер, дип ялгыш та хафаланасы булмаган «алтын гасыр» – бер яктан, ул күпмедер дөрес тә кебек, икенче яктан, анда, әйткәнебезчә, легенда элементлары, үткәннән романтика ясау, начарны оныту да җитәрлек.
Совет чорының икенче яртысы – «вегетариан чор», чыннан да, гади кешегә йөзе белән борылган күпмедер шәфкатьле заман булды. Талон системасы, унбишәр ел буе көтелгән фатирлар, ярым буш кибет киштәләре, «тимер чаршау», артыгын кораллану аркасында яралган «кыек» икътисад – мондый «вак-төяк»не хәтта өлкәннәр дә онытты. Хәтерләрдән рәсми идеологиянең дөньяга берьяклы караш тудыруы, күп нәрсәнең тыелган булуы да җуелды. Яшь чак шундый вакыт: аны бары якты төсләр белән генә искә алырга гадәтләнелгән шул.
Әмма безгә, совет заманы дигәндә, илленче еллар уртасына чаклы сузылган «кеше ашаган» беренче чор – «зур террор», рәхимсез ачлыклар, халык тикле халыкларны үз җирләреннән аерып сөргенгә сөрү – депортацияләр турында да онытырга ярамыйдыр. Анысы да – дөреслек, анысы да – ачы булса да, хакыйкать. Өч дистә ел буе эшләп торган ул иттарткыч, ул мәхшәр хакында сөйләр кешеләр генә калмады бүген. Ул еллар турында мәгълүмат чаралары да хәзер артык дәшми – үз тарихыңны яманлау дөрес түгел, диләр, күрәсең. Совет заманы хакында мифлар, романтика яралсын өчен идеаль диярлек шартлар.
Кемдер, совет заманы беренче яман чорны үтеп, барыбер «вегетариан» заманга аяк баскан, яхшырган бит, дияр. Анысы шулай. Тик система барыбер яшәргә сәләтсез булып чыкты – алга киткән илләргә ул икътисадый көндәшлектә оттырды. Шуңа таркалды да. Җитмеш елга сузылган бөек эксперимент безнең илгә, халыкка соңыннан азмы-күпме яхшыны күрсәтеп алганда да, начарны күпкә күбрәк бирде. Тигезлек тантана иткән елларның бетүен фаҗигагә санаучыларга шуны да әйтәсе килә: ул строй без алда телгә алган ләгънәтле беренче чор озак яшәгәндә генә озын гомерле була алыр иде. Ил өстендә озак еллар бөек курку торганда гына. Курку бәндәне таушалганчы эшләткәндә, аның җелеген суырганда, канын эчкәндә генә. Шуның хисабына режимның егәрен, гади кешегә кирәкмәгән бөеклеген тәэмин итеп торганда гына.
Сталин вафатыннан соң без әйткән «вегетариан» чор – кеше чырайлы социализм яралып, җаннарны өшеткән курку күпкә кимеде. Җитмешенче елларга кыйналмаган, башка илләрдәге тормыштан хәбәрдар буын үсеп җитеште. Бу социализм эрозиясенең башы иде. Совет иле инерция буенча яшәүгә, вакыты җиткәнчегә, сәгате сукканчыга тикле җан асрауга күчте. Ельцин, Кравчук, Шушкевич Беловежьеда «өч борынга» җыелганчы ук СССР дигән ил менә авам, менә авам дип торган балчык аяклы Алып (Колосс на глиняных ногах) хәлендә иде. Яшәүгә сәләт беренче чиратта икътисад законнарына барып тоташа бит. Шәхси башлангыч (инициатива), шәхси милек, җәмәгать милкенә, социализмга караганда, соңгысы никадәр генә «кеше чырайлы» булмасын, адәми затның холык-фигыленә күпкә ныграк ятышлы – «уртак малны эт тә ашамый». Курку беткәч эленке-салынкыга әйләнгән икътисад, чамадан чыккан хәрби чыгымнар, без биргән миллиардлар бәрабәренә дус булып йөргән күпсанлы шикле режимнарга ярдәм – болар социализм табутына өстәмә кадаклар булды. Әмма ләкин табутка соңгы кадакны кагасы – илдә үрнәк, чит-ятлар кызыгырлык тормыш булдырасы барыбер бар әле...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез